Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Маркелов һәм Бабурованы искә алалар


Бүген Мәскәүдә сулчылар һәм хокук яклаучылар адвокат Станислав Маркелов һәм "Новая газета" журналисты Анастасия Бабурованы искә алып урам җыены оештырды. Анда йөзләгән кеше килгән, дип хәбәр ителә.

Маркелов 19 гыйнварда Мәскәү үзәгендә атып үтерелде. Адвокат һәм хокук яклаучы Маркелов Кунгаевлар гаиләсенең мәнфәгатьләрен яклый иде. Кунгаевларның 18 яшьлек кызы Эльза Кунгаеваны Чечняда Русия армиясе полковнигы Юрий Буданов үтерде. Маркелов шулай ук Химкинский урманы аша машина юлы төзүгә каршы чыккан, берничә ай элек каты кыйналган журналист Михаил Бекетовны да яклый иде.

Маркелов белән бергә журналист Анастасия Бабурова да һәлак булды.
XS
SM
MD
LG