Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски төрмәсендә мәчет ачылды


Анәрбек Җунысов
Анәрбек Җунысов

Омскиның 7-нче санлы колониясендәге мөселман өммәтеннән булган тоткыннарга гыйбәдәт кылу урыны булдырылды – анда яңа төзелгән мәчет ачылды.

Соңгы елларда Русиянең күп кенә шәһәрләрендә, авылларында мәчет, чиркәү, синогогалар кебек төрле гыйбадәт кылу урыннары тергезелеп яки яңадан төзелеп эшли башлады. Гыйбадәтханәләр хәзер колонияләрдә һәм төрмәләрдә иректән мәхрүм ителгәннәр өчен дә булдырыла. Омски өлкәсенең кайбер колонияләрендә чиркәүләр инде күптән эшләп килә.

Әмма моңарчы бер генә дә колониядә дә мөселманнар өчен махсус гыйбадәт кылу урыны булмады. Билгеле ки, вакытлыча иректән мәхрүм ителүчеләр арасында мөселманнар да шактый. Омскида аларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә берникадәр эш алып барыла. Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе мөфтие урынбасары Анәрбек хаҗи Җунысов сүзләренчә, имамнар кайбер төрмәләргә, колониядәргә барып вәгазьләр сөйли, җомга намазлары үткәрә.

Анәрбек хаҗи сүзләренчә, намаз уку өчен аларга берәр ял бүлмәсе яисә спорт залы бирелә. “Без, дин әһелләре, үзебез дә тәрбия бирү, намазлар үткәрү өчен махсус урын – мәчет кирәк дигән уйга килдек”, ди Анәрбек хаҗи. Хөкем ителгән мөселманнар да Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсенә мәчет булдыруны сорап хат аша мөрәҗәгать иткәннәр. Рәсми даирәләр рөхсәте белән 7-нче колониядә 2008 елның язында мәчет төзелеше башланган.

Мәчет салуда ярдәм күрсәтүчеләр күп булган. Сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр акчалата һәм төзелеш материаллары белән ярдәм иткәннәр, хөкем ителгәннәр төзелеш эшләрен үзләре башкарганнар, хәтта башка диндәгеләр дә ярдәмгә килгән.

Күптән түгел Омскиның әлеге колониясендә төзеш тәмамланды һәм берничә йөз кеше сыйдырышлы җыйнак кына мәчет шушы көннәрдә ачылды. Хәзер анда имамнар махсус йөреп намазлар үткәрәләр.

Шулай итеп, Омскиның бер колониясендә мәчет ачылып эшли башлады. “Иншалла, Аллаһ йортына йөрү хөкем ителгәннәргә башкача хата эшләмәскә ярдәм итәр”, ди Анәрбек хаҗи Җунысов. “Әгәр дә ихтыяҗ булса, без мондый иректән мәхрүм ителгәннәрне тотучы башка урыннарда да гыйбадәт йортлары булдырычакбыз”, ди Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе мөфтие урынбасары Анәрбек хаҗи Җунысов.
XS
SM
MD
LG