Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ризаэтдин Фәхретдин кайта


Римзил Вәли. 2009 елның зур милли вакыйгаларының берсе - Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 150 ел тула. Ризаэтдин Фәхретдин мәгърифәтче, публицист, журналист, заманында Уфада үзәк диния нәзарәтенең мөфтие булып торган, бик күп шәкертләр өйрәткән һәм катлаулы чорда дин, матбугат эшләре белән шөгыльләнгән, журналлар чыгарган.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Казан дәүләт универститеты профессоры, филология фәннәре докторы, язучы, тәнкыйтьче, тарихчы Хатыйп Миңнегулов, журналист Рәфис Җәмдихан катнаша.

Сүзебез Ризаэтдин Фәхретдинең бүгенге буын тарафыннан ничек кабул ителүе һәм аның нинди кеше икәнлеге турында булыр.

Хатыйп Миңнегулов.
Ризаэтдин Фәхретдин татар - башкорт халкының отстазы, олуг мөгаллиме. Ул эшчәнлегенең башында ук халыкка хезмәт итә башлаган, кайсы тармакта эшләсә дә, аның хезмәте халыкка, аның белемен, мәгърифәтне күтәрүгә, аны иманлы итүгә юнәлтелгән. Минем өчен чын мәгънәсендә остаз булып кала.

Хатыйп Миңнегулов, Римзил Вәли
Римзил Вәли.
Шулай итеп, Хатыйп Миннегулов Ризаэтдин Фәхретдинне педагог, мәгърифәтче буларак кабул итә. Бу шәхеснең башка яклары да бар бит.

Хатыйп Миннегулов. Педагог, мөгаллим – остазның бер төшенчәсе. Бер ук вакытта ул тупланган белемне, тәрбияви казанышларны яңа буыннарга җиткерүче булса, икенче яктан ул үзе дә иҗат итүче, яңа фикерләр өстәүче.

Иң беренче чиратта мин аны рухани дип әйтер идем. Чөнки татарның һәрбер вәкиле, әгәр дә ул үз халкына хезмәт итергә теләсә, беренче чиратта рухани мулла булырга тиеш. Ризаэтдин Фәхретдин мөфти дәрәҗәсенә ирешкән кеше.

Икенче яктан, мин Ризаэтдин Фәхретдинне зур галим, тарихчы дип әйтер идем. Хәзер без элекке тарихыбызга ныклап керә барабыз, ә Ризаэтдин Фәхретдин үз вакытында бик күп төрле шәрыкъ, урыс чыганакларыннан файдаланып, тарих китаплары язган. Мәсәлән, аның Казан, Алтын Урда ханнары турында китапларын укыганда Ризаэтдин Фәхретдиннең зур галим булганы күренә. Икенчедән, шундый олуг затларны сүрәтләгән вакытта ул язучы буларак та үтемле итеп, матур итеп бирә ала.

Ризаэтдин Фәхретдиннең эшчәнлегендә тагын бер юнәлеш бар. Аны ориенталист, ягъни шәрыкне өйрәнүче дип әйтер идем. Ул татар һәм башкорт халыкларының, гомумән төрки халыкларының тарихында, гарәп-фарсы рухи казанышларының нинди зур роль уйнавын белә.

Чыннан да, урта гасырларда мөселман көнчыгышы цивилизация үзәгенә әйләнә. Ул бөтен дөньяга таэсир итә. Ризаэтдин Фәхретдин шуны өйрәнә. Фәхретдин гарәп дөньясының бөек шагыйре, Европада танылган философ Әл-магарри турында яза. Күренекле философ, динче Имам Газалы буенча махсус хезмәт тә яза. Минем бу китапларны укып чыкканым бар. Ризаэтдин Фәхретдиннең чыганакка таяну, үзенең фикерен дәлилләү, ничек итеп аны җиткерүе мине сокландыра. Андый хезмәтләрне язган вакытта да Ризаэтдин Фәхретдин укучыны күз алдында тота.

Ул журналист та. “Вакыт” газетасында эшли башлый. 1908 елдан 1918 елга кадәр Оренбурда чыккан “Шура” журналында эшли. Шушы журналны мин татар тормышының бер энциклопедиясы дип тә әйтер идем. Анда тарих та, мәгариф тә, сәяәст тә, әдәбият тә бар.

Җитмешенче елларда Мәскәүдә миңа Әфганстаннан бер кешенең тарих буенча диссертация яклавында булырга туры килде. Шаккаттым, Кабул университеты вәкиле әллә ничә мәртәбә Ризаэтдин Фәхретдингә, аның “Шура” журналына сылтама ясады.

Ризаэтдин Фәхретдинне безнең татарлар гына түгел, бөтен төрки дөньяда, фарсы дөньясында да укыганнар. Төркия галимнәре белән аралашканда, алар Ризаэтдин Фәхретдинне бөек галим, бөек остаз итеп күрә. Аның хезмәтләре төрек галимнәренең өстәлләрендә, шәхси китапханәләрдә.

Төрек мәдәният институтында бер заман төрле җирләрдән галимнәр җыелган иде. Китапханәгә кереп карасак, Казан басмалары - Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәниләр бар. Мин: “Сезнең монда 75 проценты Казан басмалары”, дип әйттем. Төрек мәдәнияте мәркәзе башлыгы Садыйк Туралов: “Хатыйп мактана башлады”, диде. Асылда чыннан да шулай.

Төрле илләрнең халкы үз тарихында, дөнья мәдәни тарихында тирән эз калдырган Сократ, Гете, Толстой, Пушкиннарга урын бирә. Ризаэтдин Фәхретдиннең шәрехләре Мөхәммәт пәйгамбәрнең изге сүзләренә нигезләнгән. Ул әхлаки мәсьәләләр, кешенең үз-үзен тотышы турында, үзара мөнәсәбәтләр буенча китап язган. Бүгенге көндә чын мәгънәсендә инсания, тәрбия китабы, тормыш дәреселеге.

Ризаэтдин Фәхретдин әйтүенчә, милләтнең киләчәге хатын-кыз кулында. Аның әдәби әсәрләрләренә игътибар итсәң, үзәгендә хатын-кызлар. Хатын-кызлар томышта нинди зур роль уйнарга тиеш икәнлеген яза. Бу әсәрләр 1899-1903 елларда басылган һәм алар заманында үзенә күрә бер вакыйга булып та кабул ителгән. Ризаэтдин Фәхретдин халыкка җиткерәсе фиркеләрен, иман ышанычларын әдәби образларда, җанлы вакыйгалар аша бирә.

Римзил Вәли.
Ризаэтдин Фәхретдин вафат булгач, Берлинда журнал чыгаручы Гаяз Исхаки “Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре” дигән тулы бер җыентык әзерләгән. Димәк, татар дөньясы өчен, мөһаҗирлектәге татар өчен дә бик зур шәхес. Аның хезмәтләрен тагын да күбрәк өйрәнергә кирәк.

Ризаэтдин Фәхретдин туган Әлмәт ягын, Кичучат авылын искә төшерәм. Әлмәтнең үзендә аның исемендәге татар гимназиясе бар. Шушы гимназиядә укучы балалар, яки бөтенләй татар мәктәбендә укымаган хәзерге буын Ризаэтдин Фәхретдин эшләрен, аның фикерләрен белә микән?

Ул репрессияләнмәсә дә, 1936 елда вафат булган. Ә балаларын репрессияләгәннәр, төрмәгә утыртканнар. Хәзерге татар милләтенең вәкиле, татар теленең, тарихының символы булган буынын без белмибез. Ризаэтдин Фәхретдиннең бүгенге канын, бүгенге нәсел дәвамчыларын белмибез. Бу исем, бу хезмәтләр кемгә кала? Рәфис, бу турыда ничек уйлыйсың?

Рәфис Җәмдихан.
Хатыйп абый белән килешәм. Ризаэтдин Фәхретдин өлешчә өйрәнелгән, өлешчә өйрәнелмәгән. Аның әсәрләре җыентыгы бездә тулысынча басылып чыкканы юк. Аны бүген яшь галим Илшат Гыймадиев тәрҗемә итеп утыра.

Ризаэтдин Фәхретдин инкыйлабтан соң, 1924-1927 елларда “Ислам мәҗәлләсе” журналында бик күп яза. Мөфти булган чагында хатын-кызларны мәчетләргә җыю турында аерым боерыклар бирә. Бүгенге көн өчен кайбер каршылыклы булган әйберләр дә бар. Мисал өчен, кеше үлгәч, аның 40-ын, 7-сен укытмау...

Дистә еллар буена “Азатлык”та Хәйретдин Садыйк укыган дини сәхифә дә яңгырап торды.

Римзил Вәли.
“Азатлык” радиосы тыңлаучылары дин гыйлемен, исламча яшәү тәртибен Хәйретдин Садыйк тапшыруларын тыңлап белде. Ул вакытта кайбер тыңлаучыларыбыз, Ризаэтдин Фәхретдин аудио яздырып калдырган да, атна саен аның тавышы бирелә икән дип уйлады. Шушы ук тыңлаучылар тапшыруларны җыеп, аудио диск чыгара алмассызмы микән, дип әйтә.

Хәзерге буын кешесе, яшьләр мәдәниятне җыр, эстрада текстларыннан, популяр көлкеле “сары” газеталардан белә. Ә татарның байлыгы, белемнәр кая китә соң? Тарихчылар, филологлар арасында Фәхретдин дәрәҗәсендә камил белгән, милләтен һәм динен саклаган шәхесләр күпме?

Хатыйп Миңнегулов.
Ризаэтдин Фәхретдиннең хезмәтләре тиешенчә басылмый, аның иҗаты тиешенчә өйрәнелми. Ләкин шулай да күп эш башкарыла. Әнвәр Хәйри, Рәвил Үтәбай, Мәдинә Рәхимкулова, Рәвил Әмирхан махсус биографик очеркларны күп язганнар. Яңа гына “Сүз” нәшриятендә күрдем, Роза ханым Сальманова Ризаэтдин Фәхретдингә багышлап, махсус китап чыгара. Ә монысын яшь буынга ничек җиткерергә, хикмәт шунда. Булган әйберне яңа буынга ни рәвешле җиткерергә? Укымышлы кешеләр дә юньләп белми бит. Ризаэтдин Фәхретдиннең фикерләрен, теләк-тәкъдимнәрен һәрбер татар кешесенең күңел түренә җиткерергә, зиһен байлыгына әйләндерергә иде. Менә проблема кайда.

Римзил Вәли.
Димәк, биргән сорауларны сез риторик сорауларга әйләндереп, кушыласыз икән. Минем кулымда кечкенә кызыл тышлы китап. Дамир Мөхетдинов дигән яшь егет Ризаэтдин Фәхретдиннең 1926 елда Бөтендөнья мөселманнар корылтаена Мәккәгә баруы турында язган. Аның белән бергә Муса Бигиев, Габдрахман Гөмәри, Таһир Ильяс һәм башкалар да булган. Барганда Александрияда туктагач, аларны өч көн шымчы дип тотканнар. Алар Советлар Русиясеннән делегация килү юлы белән корылтайны коткарганнар. Мәккә корылтае булып тарихта истә калган.

Хәзерге ислам конференциясенә ошаган беренче оешманы шунда хасил иткәннәр. Бу эштә Ризаэтдин Фәхретдин дәүләт белән, Кәрим Хәкимов исемле илче белән бергә хәрәкәт иткән булып чыга. Совет иленең мөселманнар белән хезмәттәшлек итәсе килгән, ә ул заманда бу система үзе муллаларны, попларны кысрыклый башлаган. Менә нинди каршылыклы тема, вакыт һәм шәхес. Димәк, Ризаэтдин Фәхретдин дипломатия, хәтта серле дипломатия эшләрендә дә катнашкан.

Хатыйп Миннегулов.
Татар мәгарифе булырга тиеш. Татар мәгарифе булган җирдә аның күренекле кешеләре, аның тарихы сүз аркылы керә. Безгә мөмкин кадәр радио, телевидение аша фикерләрне, аерым язучыларның әсәрләрен, галимнәрне җиткереп барырга кирәк.

Римзил Вәли.
Өстәмә белем бирү, эрудиция булдыру, милли үзаң тәрбияләү, милли белем бирү кирәклеге, әлбәттә, күренеп тора. Кызганычка каршы, бу әйбер әлегә юк. Сез милли мәгариф кирәк дип әйтәсез. Әйе, кирәк, ләкин милли мәгариф дәүләт кулында бит. Шәхси мәктәпләр дә юк, программалар дәүләт тарафыннан гына раслана һәм башкача була да алмыйдыр, күрәсең.

Алдыбызда Ризаэтдин Фәхретдиннең китаплары. Мультимедиа диск та чыккан. Ә халкы, укучысы кая? Төп мәсьәлә шунда бит. Мирасны үзенең җанына, күңеленә сеңдерә торган шәхесләребез, халкыбыз, кешеләребез булмаса, бу инде Ризаэтдин Фәхретдин, Мәрҗәни оныклары кебек юкка да чыгачак. Шундый зур байлык, дөнья күләм шәхесләребез, югары һуманитар белемле улларыбызга, кызларыбызга барып җитмәячәк.

Соңгы елларда Татарстанда галимнәр эшләгән эшләр шушындый хәл булмасын өчен башкарыла дип уйларга кирәк. Түгәрәк өстәлне, Ризаэтдин Фәхретдин ел буена, киләсе елларда да белем чыганагы буларак кабул ителсә, һәм күренекле әдипләргә лаеклы буын үсәр дигән өмет белән үткәрәбез.

Хатыйп Миннегулов.
Чыннан да, быел Ризаэтдин Фәхретдин елы. Олы шәхесләрне өйрәнү, аларны зурлау - ул безнең тарихыбызны, үткәнебезне зурлау. Шуларның байлыгына, эшчәнлегенә таянып, без бүгенге хакында уйланабыз һәм киләчәккә планнар корабыз.

XS
SM
MD
LG