Accessibility links

Казанда төрекләрне кабат рәнҗетәләр


Татарстанга эшкә килгән төрекләргә сентябрьдән бирле хезмәт хакы түләнмәгән. Өйләренә кайтып китер өчен аларның акчасы юк. Бүгеннән төрекләрне ашатмый башлаганнар.

“Лаекстрой” ширкәте чакыруы нигезендә, Казанга эшкә килгән Дурсун Эроглу көне буе ач булуын әйтте. Әгәр элек аларны эш ашханәсендә әзме-күпме ризык белән тәэмин иткән булсалар, сишәмбедән анысын да туктатканнар.

“Идән юучы апа бераз бәрәңге алып килгәләде”, ди Эроглу.

Алар Татарстанда кунакханә, шифаханәләр, “Казан” спорт комплексы, Боровое Матюшинода коттедж, Казан теннис академиясе һәм башка биналарны төзү һәм төзекләндерү эшендә катнашкан.

“Без инде бу ширкәт белән 3-4 ел эшли идек. Ел саен финанс проблемалары чыгуга карамастан, ул бер ай дигәндә хәл ителә килде. Ә быел инде сентябрьдән бирле хезмәт хакы түләмәделәр”, ди Эроглу.

Яңа ел алдыннан 49 төрек эшчесенең виза вакыты чыккан. “Лаекстрой” ширкәте аларга 200 доллар биреп (чынлыкта 50-90 мең тиеш булса да – Л.Х) очкычка билет алып 5 гыйнварда Төркиягә кайтарып җибәргән. Аннан соң тагын шулай 9 төрек эшчесе озатылган. Хәзер 32әү калганнар.

Алар бүген нәрсә эшләргә дә белмичә, Гарифьянов урамы, 12 йортта ярдәм көтеп ята. Виза вакыты чыгуга карамастан, “Лаекстрой” ширкәте һәм миграция хезмәте дә акча юклыкка сылтап, аларны кайтарып җибәрү өчен очкычка билет алудан баш тарта.

Шул ук вакытта, “Бизнес онлайн” язуынча, “Свиягастрой” ширкәте “Бердәм Русия” фиркасенең сайлау кампаниясенә 400 мең сум акча күчергән. Ә төрек эшчеләре нәкъ шул “Свиягастрой” ширкәте төзелешләрендә эшләгән иде һәм бу оешма төрекләргә түләмәгән “Лаекстройга” бурычлы.

Ләкин әлеге “уеннар” төрекләрне бүген һич кенә дә кызыксындырмый. Эроглу әйтүенчә, аларның бердәнбер теләге – тизрәк өйләренә кайтып китү.

Элегрәк 200 доллар тоттырып өйләренә кайтарып җибәргән төрек эшчеләренә дә хезмәтләре өчен түләүне Төркиягә күчерергә вәгъдә иткәннәр, әмма моңа күпләр ышанмый. Чөнки алар хезмәт хакын долларда ала, ә соңгы айларда аның шактый үсүе, ул акчаның кайчан да булса түләнәчәгендә шик тудыра.

Эроглу сүзләренчә, аларны кайтарып җибәрү 2-3 көн дигәндә хәл ителергә тиеш диелгән. Эшчеләрнең хатыннары Төркиядә тышкы эшләр идәрәсе белән элемтәгә кереп ярдәм итүне сораган.

Төркиянең Казандагы генераль консуллыгында белдерүләренчә, ширкәт белән консуллык вәкилләре бу мәсьәләне хәл итү өчен бергә утырып сөйләшергә җыена.

“Әмма проблеманың кайчан хәл ителәчәге билгесез”, диделәр анда.

Белгечләр исә Төркия президенты килгәнче, әлеге мәсьәлә уңай чишелер дип фаразлый.

Шунысы кызык, татар-төрек мәктәпләрендәге укытучыларны Татарстаннан җибәрү өчен акча да, сәбәп тә тиз табылды. Ә канунсыз яшәп ятучы төрек эшчеләре мәсьәләсе беркемне дә борчымый.
XS
SM
MD
LG