Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия яңа корал сатып алучыларны табачак


Финанс кризис шартларында корал алырга теләүчеләр кимергә мөмкин, яңа сатып алучылар эзләргә һәм тәкъдимне киңәйтергә кирәк, диде Русия президенты Дмитрий Медведев.

Президент сүзләренә караганда, узган елда Русия 8 миллиард 350 миллион долларлык корал саткан. Бу 2007 ел белән чагыштырганда 800 миллион долларга күбрәк.

Русиядән иң күп коралны Кытай һәм Һиндстан сатып ала. Күптән түгел Русия Венесуэла, Алжир һәм Иран белән килешүләр төзеде.
XS
SM
MD
LG