Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокукчылар Русиядә кунак эшчеләрнең хәленә борчыла


Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Русиядә мигрант эшчеләрнең хәле турында әзерләгән соңгы хисабында борчылу белдерде. Русиягә читтән килгән эшчеләргә тиешле хезмәт хакы түләнми, алар тәртип саклаучылар басымы астында яши, диелгән хисапта.

Оешма чаралар күрүне сорап Русия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә. Икътисади кризис шартларында эшчеләрнең хәле тагын да начарланырга мөмкин, ди хокук яклаучылар.

Human Rights Watch мәгълүматларына караганда Русиядә 9 миллионлап чит ил кешесе эшли, аларның 5 миллионы төзелештә.
XS
SM
MD
LG