Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чавес максатына иреште


Рефендум нәтиҗәләренә караганда, Венесуэла президенты урынына 2 генә тапкыр сайлану чикләве алынды, Чавес 2012 елдан соң да президент була ала.

Якшәмбе көнне тавыш биргән кешеләрнең 54,3% чикләүне бетерүгә "Әйе" дип җавап бирде. Чавес хәзерге президент мөтдәде беткәч, 2012 елда яңадан сайланырга җыену турында игълан итте инде. Халыкны үгетләгәндә ул социалистик инкыйлабны тәмамларга вакыт бирергә сорады, әмма нефть бәясенең төшүе аның реформаларына комачауларга мөмкин.

Венесуэладагы Дәүләт сайлау шурасы референдум нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң, шәһәрдә салют атылды, бәйрәм чаралары башланды. Президент тарафдарлары аның Каракастагы сарае янына җыелып бәйрәм итте, аның исемен әйтеп торды. Уго Чавес балконга чыгып җыелган халыкны сәламләде.

Референдумга бар сайлаучыларның 67% катнашкан булган. Аларның 6 миллионнан артыгы Чавесның калуына уңай җавап биргән, 5 миллионнан артык сайлаучы мөтдәтне озайтуга каршы чыккан.

Уго Чавес “Ватан өчен горурлык илне cөймәүчеләрне җинәргә ярдәм итте. Тырышлык җинде. Безнең Боливар атабызның “Алла тырыш кешеләргә җиңү бирә” дигән сүзләрен хәтерлибез” дип ялкынлы чыгышлар ясады.

Илдәге төп оппозиция фиркаләре, Чавес җиңү өчен хакимиятнең бар мөмкинлекләрен кулланды диде, аның белән ярышып булмый дип зарланды.

Чавес вәгъдә иткән социалистик инкыйлаб икътисадка бәйле, бушлай белем бирү һәм сәламәтек саклау системасы, торак реформасы турында сөйләгәндә ил җитәкчесе нефтьне читкә сатудан кергән акчаларга өмет итә.

Венесуэла нефтьне 60 доллардан сатып булыр дип фаразлаган булса, хәзер бер мичкәнең бәясе 40 доллардан артмый.

Дөньяда икътисади кризис дәвам иткәндә, нефть бәясенең тиз генә үсеп китүенә ышаныч аз.

Венесуэланың үзенең эчке проблемалары да җитәрлек. Ел буена инфляция 31% җиткән. Оппозиция, Чавес илнең җыелган акчаларын үзенең проектларын тормышка ашырыр өчен кулланачак, дип борчылу белдергән иде.

Әгәр Чавес бөтен вәгъдәләрен үтәмәсә, ягъни ярлы халыкның тормышын яхшыртмаса, популярлыгын тиз арада югалтачак, ди күзәтүчеләр.

Ул инде 10 ел хакимияттә утыра, бу елларда аның популист сәясәт эшче халыкның хәлен яхшыртмады. Илдә коррупция һәм җинаятчелек чәчәк ата, сәяси күзәтүчеләр әйткәнчә, болай дәвам итсә, Чавеска 2012 елгы президент сайлауларында җиңү бик авыр булачак.
XS
SM
MD
LG