Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нетаньяһу: Төп куркыныч Иран һәм террордан яный


Израилнең яңа премьер-министры итеп тәкъдим ителү белән Бенҗамин Нетаньяһу Израилгә Иран белән террорчылыктан куркыныч яный дип белдерде.

Узган атнада үткән парламент сайлавыннан соң җомга көнне президент Шимон Перес рәсми рәвештә Нетаньяһудан яңа хөкүмәт төзүне сорады.

Нетаньяһу уртачыл Кадимә һәм сулчы Хезмәт партиясе белән бергә киң берлек коалициясе төзергә теләвен әйтте.

Кадимәне җитәкләүче тышкы эшләр министры Ципи Ливни инде бу коалициягә керергә теләмәвен белдерде.
XS
SM
MD
LG