Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгать мәхкәмәләре кирәкме, юкмы?


Җәмәгать мәхкәмәсе катнашында беренче эш 2003 елның 28 гыйнварында Түбән Новгородта тикшерелде
Җәмәгать мәхкәмәсе катнашында беренче эш 2003 елның 28 гыйнварында Түбән Новгородта тикшерелде
Узган атна Мәскәүдә җәмәгать мәхкәмәсе Анна Политковскаяны үтерү эше кысаларында гаепләнүче 4 кешегә ярлыкау карары чыгарды. Шунда ук иреккә чыгарылган бу гаепләнүчеләр беренче эш итеп Политковскаяның улы Илья янына килеп аның кулын кыстылар. Илья да аларны иреккә чыгулары белән коталды.

Акланган гаепләнүчеләр Җабраил (с) һәм Ибраһим (у) Мәхмүдовлар; уртада адвокат Мурад Мусаев
Соңрак радиобызның урыс бүлегенә биргән әңгәмәсендә Илья, әнисенең үлеменә бу 4 кешенең катышы булуына ышанса да, җәмәгать мәхкәмәсе чыгарган карарны танырга мәҗбүр булуын әйтте:

"Булган дәлилләргә күрә, аларны чынлап та җибәрергә кирәк. Бу тикшерүчеләр җиңелүе. Мондый яңгыравыклы эштә җитдирәк дәлилләр тупларга кирәк иде."

Кайнар бәхәс

Шушы вакыйга Русиядә җәмәгать мәхкәмәләре кирәкме соң, дигән бәхәс уятты. Берәүләр аларны гадел һәм бәйсез дип яклый, икенчеләр – әзерлексез дип, бетерергә чакыра.

Җәмәгать казыйлары дәүләт хакимнәре белән чагыштырганда ярлыкау хөкемнәрен 9 тапкыр ешрак чыгара икән. Милиция һәм прокуратура аларны профессиональ әзерлекләре җитмәүдә һәм хөкемне хискә бирелеп чыгаруда гаепли.

Җәмәгать мәхкәмәләрен яклаучылар исә алар җәмгыятнең әһәмиятле өлеше булып тора, алар гаделрәк һәм бәйсезрәк, эш аларның әзерлегендә түгел, ә аларның кулында сыйфатлы дәлилләр булмауда, ди.

Уртак җимеш

Русия президенты Дмитрий Медведев яңа ел алдыннан гына кайбер җинаятьләрдә җәмәгать мәхкәмәсен кулланмаска дигән канун имзалады. Сүз террорчылык, тотык алу, оешкан җинаятьчелек, шпионлык, хыянәт, тәртип бозу, гыйсъян һәм баш күтәрүләргә өндәү кебек гамәлләр турында бар.

Русиянең җәмәгать пулаты һәм хокук активистлары мондый канун фикер иреклеген кысуга китерәчәк, дип кисәтсә дә, Медведев аны барыбер имзалады.

Леонид Никитинский
Русиянең мәхкәмә хәбәрчеләре гильдиясеннән Леонид Никитинский бу канунны милиция, прокуратура һәм иминлек хезмәтләренең "уртак җимеше" дип атый:

"Русиядә мәхкәмә гел гаепләү ягын ала. Җәмәгать мәхкәмәләре исә көтмәгәндә шундый ярлыкау карары чыгарып куя ала. Безнең дәүләттә прокуратура көчле, менә ул җәмәгать мәхкәмәсен чикләргә тырыша."

Һәркемдә алфикер

Җәмәгать мәхкәмәсе Русиядә патша чорында ук бар иде. Хакимияткә коммунистлар килгәч бу "буржуазия калдыгын" бетерергә булды. 1993 ел конституциясе җәмәгать мәхкәмәләрен янә рөхсәт итте, ләкин алар соңгы 4-5 елда гына ныклап эшли башлады.

Моңа кадәр җәмәгать мәхкәмәсенә нигездә хокук саклау оешмалары каршы чыкса, соңгы вакытта аларга кайбер ирекле фикер ияләре дә өстәлде. Шуларның берсе сәяси күзәтүче Леонид Радзиховский, Эхо Москвы радиосына Русия җәмгыяте андый җәмәгать мәхкәмәләренә әле әзер түгел диде:

"Хакимнең дә, 12 казыйның да үз алкарашлары бар. Мисал өчен: бай кеше ярлыдан гаеплерәк, урыс булмаган кеше урыстан гаеплерәк, начар гаилә кешесе яхшы гаилә кешесеннән гаеплерәк, һ.б. Мондый ал фикерләр һәркемдә бар. Без барыбыз да алфикер коллары."

Дәлилләр җитми

Мәскәүдәге икътисад, сәясәт һәм канун институты профессоры, элегрәк үзе дә хаким булган Сергей Пашин радиобызга биргән әңгәмәсендә Радзиховскийның бу фикерен сафсата дип атады.

"Мин казыйлар чыгарган 800-ләп хөкемне тикшердем. Бу сүзләр әкият. Казыйлар милләткә карамый, бай кеше төрмәдә утырырга тиеш дип тә санамый. Алар өчен иң мөһиме – исбатланганмы, юкмы. Мин моны дистәләгән эштә күзәттем."

Политковская эше җәмәгать мәхкәмәсе сәер карар чыгарган беренче эш түгел. 2006 елда җәмәгать мәхкәмәсе американ журналисты Пол Хлебниковны үтерүдә шикләнелгән кешеләрне аклады.

Казыйлар миһербанлырак

Матвиенкога һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән Тимур Сәетгәрәев
Узган елның апрелендә Петербур җәмәгать мәхкәмәсе губернатор Валентина Матвиенкога һөҗүм әзерләү ниятендә шикләнелгән 3 егеткә аклау карары чыгарды. Аларның икесе татар иде. Леонид Никитинский бу эшне махсус хезмәтләрнең провакациясе дип атый. Җәмәгать мәхкәмәсе шуңа төшенә алды, ди ул.

Политковская эшенә килгәндә, Сергей Пашин сүзләренчә, монда ярлыкау карары чыгарган казыйлар түгел, ә җитәрлек дәлил туплый алмаган тикшерүчеләр гаепле.

Чәршәмбедә Русия президенты Дмитрий Медведев баш прокуратура коллегиясендә ясаган чыгышында җәмәгать мәхкәмәләрен яклап чыкты. Прокуратура һәм милиция хезмәткәрләрен ул җәмәгать мәхкәмәләренә зарлануларын туктатып, алар белән эшләргә өйрәнергә чакырды.
XS
SM
MD
LG