Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өч мәдрәсә федераль программага кертелде


Дини белем бирүне үстерү буенча федераль программа кабул ителгән иде.

Аңа Русиядәге 28 мәдрәсә кертелгән. Шуларның бишесе Татарстанда, дүртесе Чечен республикасында, берничә мәдрәсә Дагыстанда.

Башкортстанда бу программага өч мәдрәсә кергән. Алар: Уфаның Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә, Стәрлетамакның Нур әл-Иман, Октябрьскийның Нур әл-Ислам мәдрәсәләре. Әлеге мәдрәсәләргә федераль казнадан ярдәм күрсәтеләчәк.
XS
SM
MD
LG