Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон Әнкарага килде


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон президент Барак Обаманың Төркиягә "бер айдан" киләчәген белдерде. Бүген Клинтон Әнкарага килеп Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган һәм тышкы эшләр министры Али Бабаҗан белән очрашты.

Матбугат очрашуында Һиллари Клинтон Израил-Сүрия тынычлык сөйләшүләрен яңартырга чакырды. Әнкара тарафларга үзенең арадашчылык ярдәмен тәкъдим итте. Клинтон Вашингтон Сүриягә үз вәкилен кире җибәрү мәсьәләсен әлегә хәл итмәде, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG