Accessibility links

Кайнар хәбәр

Банда+милиция=калтыран!


Башкортстанның Туймазы шәһәре һәм районы җәмәгатьчелеге бу төбәкне дер калтыратып торган Әһлиуллиннар җинаятьчел төркемен һәм аларга ярдәм итеп торган милиция хезмәткәрләрен җавапка тарттыруны таләп итә.

Бу таләпнең эчтәлеген алар ачык хатта язган. Әлеге хатны кайбер интернет сәхифәләр дә урнаштырды инде. Әрнү-ачулы хатка сиксәннән артык кеше имзасын салган.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, узган елда Туймазы шәһәрендә Әһлиуллиннар җинаятьче төркеменә кергән дистәдән артык кеше кулга алынган иде. Соңгы елларда бар Туймазы районын һәм шәһәрен кулда тоткан, хокук саклау оешмаларын, милицияне дә үз ягына аударып беткән булган бу банда. Кансыз бәндәләр әллә күпме кешенең җанын кыйган. Ә былтыр 8 мартта алар кулыннан бер үсмер кызның да гомере өзелгән иде.

Туймазы районы җәмәгатьчелеге юллаган ачык хатта шәһәрдә һәм районда җинаятьчеләрнең шулай башбаштаклы кылануына милиция хезмәткәрләре юл куйды диелә. Шулай ук җирле мәхкәмәләр, прокуратура җинаятҗчеләрне гел каплап килде, шулай итеп җепнең очы күренмәс бер коррупция йомгагы хасил булды, дип ассызыклана.
XS
SM
MD
LG