Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Солидарность" хәрәкәте Мәскәү бүлекчәсен оештырды


Мәскәү – Оппозициядәге "Солидарность" хәрәкәте бүген Мәскәү бүлекчәсен оештырды. Русиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Мәскәүдә үткән җыенда 400-дән артык кеше катнашкан. Бүлекчә төзү карары бертавыштан кабул ителгән.

Хәрәкәтнең рәистәше Гарри Каспаров җыенда чыгыш ясап, "Солидарность" хәрәкәте "хөкүмәтне урыныннан алу, Думаны таратып, нормаль сайлаулар үткәрү" кебек таләпләр куарга җыена, дип белдерде.

Хәрәкәтнең икенче рәистәше Борис Немцов, Сочи башлыгы урынына дәгъва итү мәшәкатьләре сәбәпле, бүгенге җыенда катнаша алмаган.
XS
SM
MD
LG