Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилдә уңчылар белән коалиция төзелде


Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу Авигдор Либерман җитәкчелегендәге уңчы Йортыбыз Израил фиркасе белән коалиция төзү турында килешү имзалады.

Либерман Израилнең тышкы эшләр министры булыр, дип фаразлана.

Либерман үзенең гарәпләргә карата каты карашы һәм фәлестиннәргә җир бирүгә каршы сәясәте белән мәгълүм.

Нетаньяһуның урта-уң Ликуд партиясенә парламентта күпчелекне алыр өчен башка фиркаләрнең яклавы кирәк. Моңа кадәр тышкы эшләр министры Ципи Ливнинең Кадимә фиркасе белән сөйләшүләр уңышсыз булды.

Нетаньяһу хөкүмәтне 3 апрельгә кадәр төзеп бетерергә тиеш.
XS
SM
MD
LG