Accessibility links

Җырладым да, җырладым…


Татарстанның Халык артисты Флүрә Сөләймановага 70 яшь. “Мин башкармаган халык җырлары бик аздыр”, ди ул.

Себер якларындагы Тобол-Иртыш буйларында табылган һәм Флүрә Сөләйманова иҗатын гомере буе диярлек озата килгән “Сәхралар” җыры аның тормыш юлының бер кайтавазы да кебек. Моңлы җыр ул…

“Моңлы булмыйча хәл юк. Бернинди нужа күрмичә, әти-әни кадерендә үскән балаларда, өсте бөтен булганнарда моң ул кадәр үк булмый, дип әйтәләр бит. Мин 4 яшемнән ятим калганмын”, ди Флүрә Сөләйманова.

Әниләре Кәримә апаның 4 баланы ятим калдырып гүргә керүе Флүрә Сөләйманованың әле һаман да күңелендә. Ул чакта сугыштан әтисе Зыятдинның үле хәбәре килгәнгә дә бик аз гына вакыт үткән була. Кечкнәдән җырлап-биеп, шигырьләр сөйләп, спектакльләрдә катнашып үсә ул.

“Минем махсус музыка белемем юк. Безнең вакытта тыңлап өйрәнү иде бит. Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова тәлинкәләреннән тыңлап, без аның шыгырдаганына хәтле отып ала идек.

Мин 6 сыйныфта укыганда, оешкан төстәге чыгышларны олимпиада дип атыйлар иде, шунда киттек. Кама Тамагы районында тудым. Шулай бөтен район буенча Казилегә барабыз. Абыем завклуб булып эшли иде. 12 яшьтән калып безне – 3 сеңлесен үстерде ул. Безнең белән укытучыбыз Фәнүзә апа Камалова да бара. Скрипкада, мондалинада уйный иде. Ул скрипкада уйнап, без абый белән “Рамай”ны җырлаганда халык елап утырды. Шулкадәр матур чыккан күрәсең. Шунда без патефон отып кайткан идек”, ди Флүрә Сөләйманова.

Флүрә Сөләймановалар яши торган фатирда әле бүген дә узган гасырның 50-60нчы елларындагы кара төстәге тәлинкәләрне дә уйнатып була торган ике радиоалгыч һәм аның өстендә музыка үзәге дә тора. Менә 70 яше уңаеннан 21 мартта Филармониядә узачак иҗат кичәсенә лазер тәлинкә дә өлгерәчәк. Флүрә Сөләйманова иҗатында 100дән артык җыр бар, ул башкармаган халык көе юктыр, ди сәнгать белгечләре.

“Узган гасырның 70 елларында минем бик күп тәлинкәләр чыкты. Алар Мәскәүнең “Мелодия” фирмасында басылды. 90 елларда кайберәүләрнең иҗат концертлары аша мин кассеталарга да эләктем. Мин шундый ике заман җырчысы. Узган замандагы Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһаповны күреп калдым. Халыкка яхшы таныш Габдулла Рәхимкулов белән 7 елдан артык эшләдем. Усман Әлимев белән бергә концертлар куйдык. Ул әле дә исән, 94 яшь тула. Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар белән бер заманда җырладык.

Мин һаман да үземнең урынымның кайда икәнен белергә тырыштым. Кайсы шүрлектә ята дигәндәй. Барсы да миңа ничектер хөрмәт белән карады. Минем тавышым әкрен дип Филармониягә алмый йөрткән вакытлар да булды. Махсус музыка белемем булмаса да, минем тормышымда бик күп укытучылар бар. Сара ападан башлап, искиткеч күп укытучылар булды".

Флүрә Сөләйманова Казан тормышын 16 яшендә киез итек фабрикасында гади эшче булып башлый. Шул ук вакытта үзешчән сәнгатьтә дә катнаша. Хорның җитәкчесе Сара Садыйкова дүрт ел җырлаганнан соң аны Филармониягә алып килә.

Флүрә Сөләйманова бүген дә сәхнәдә. Җырларга гел чакырып торганнарына бик сөенә ул.

“Аллага шөкер, мин концертларда шундый күп катнашам. 90 елны пенсиягә чыктым. Ул вакытта гына шулай теләсә кая эшләргә мөмкинлек туды. Элек Филармониядән тыш кая да булса барып концерт куйсаң, мәхкәмәгә тарта иделәр. Теләсә кайда концерт куеп йөрергә ярамый иде.

89 еллардан башланды инде ул. Зөфәр Хәйретдинов белән Төмән, Тобол якларына бардым. Рафаэль Ильясов белән Воркута, Ленинград, Мурманскига җиттек. Болар бит барсы да пенсиягә чыккач булды”.

Флүрә апа ире Габделхак абый белән
Флүрә Сөләйманова әйтүенчә, тормыш мәгънәсе аның өчен бер яктан - җыр булса, икенче яктан - гаилә бәхете.

“Миннән гел бастырып каты итеп дигән шикелле, “син нәрсә эзләп ул дүрт балалы кешегә бардың” дип әйтәләр. “Ник бардың?” дигән сорауга, мин әйтәм, һич тә җавап бирә алмыйм. Ләкин мин үзем ятим үскәч, бу балаларның тормышын алданрак та белгәч, бүтән кеше килсә аларны кыерсытыр шикелле тоелды”.

Флүрә Сөләйманова бүген 4 балага әни, 4 оныкка дәүәни. “Бернинди үтәлмәгән хыялларым юк. Мин бүген булмастайны теләмим. Мине Филармониягә алмаган вакытта, кайчан булса да бер алырлар әле дигән өмет белән яшәдем. Бертуктаусыз җырладым. Сезнең ничә җырыгыз бар?- дип тә сорыйлар. Мин бит аларны санап тормадым, җырладым да, җырладым. Мин белмәгән халык көйләре бик аздыр…”, ди 60 елдан артык җырлаган, ягымлы, моңлы тавышлы, халыкчан итеп җиренә җиткереп башкару остасы Флүрә Сөләйманова.
XS
SM
MD
LG