Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда быел президент сайлау үтәчәк


Кыргызстан Конституция мәхкамәсе илдә президент сайлау бу елның 25 октябренә кадәр үтәргә тиеш дигән карар чыгарды.

Мәхкамә рәисе Светлана Сыдыкова сайлау көнен бары парламент кына билгели ала диде.

Кыргызстан парламентының конституция, хокукый мәсьәләләр һәм дәүләт төзелеше комитеты киләсе президент сайлауны 23 июльдә үткәрүне тәкъдим итәчәген белдерде.

Бу тәкъдим парламентта җомга көнне тавышка куелыр дип көтелә.

Президент Курманбәк Бакыев бу сайлауда намзәт буларак катнашырга җыена.
XS
SM
MD
LG