Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан оппозициясе таләбе


Рамил Бигнов
Рамил Бигнов

Башкортстанның Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы Русия президент Дмитрий Медведев исеменә мөрәҗәгать юллады.

Шушы уңайдан килештерү шурасы идарәсе журналистлар белән матбугат очрашуы оештырды. Башкортстан Берләшкән оппозициясе башлыгы Рамил Бигнов сүзләренчә, әлеге мөрәҗәгатьтә Башкортстаннан Русия Федерация шурасында элекке сенатор булган Игорь Изместьевка карата мәхкәмәнең ачык рәвештә үткәрелүе таләп ителә.

“Шундый ук мөрәҗәгатьне без узган атна азагында илнең баш прокуроры Юрий Чайка исеменә дә юллаган идек. Үзебезнең катгый фикеребезне белдерү өчен, без шушы ук мөрәҗәгатьне Медведевка да җибәрергә булдык. Ил җитәкчелеге Башкортстандагы хәлләрдән күбрәк хәбәрдар булса, уңай үзгәрешләр дә озак көттермәс”, ди Рамил Бигнов.

Башкортстан оппозициясенә керүче оешмалар һәм фиркаләр вәкилләре фикеренчә, элекке сенатор Игорь Изместьев республиканың иң югары җитәкчелегенң якын кешесе иде. Шуңа күрәдер дә инде, елдан артык Мәскәүдәге тикшерү бүлегендә утырган һәм күп җинаятьләрдә гаепләнгән кеше өстеннән мәхкәмәне һаман суза киләләр.

“Чөнки Изместьев әфәнде ачык мәхкәмәдә Башкортстан президентына һәм башка югары җитәкчеләргә карата бик үк теләнмәгән хәлләр хакында сөйләргә мөмкин”, ди Башкортстан оппозициясе җитәкчесе Рамил Бигнов.

Исегезгә төшерәбез, элекке сенатор Игорь Изместьев узган елның гыйнвар аенда ук кулга алынып, Мәскәү төрмәсенә ябылган иде. Аңа кеше үтертүне яллау очракларын да, Уфада шартлатулар оештыруны да, башка гаепләрне дә тагалар. Ләкин Изместьев әфәнде барлык гаепләүләрне дә кискен кире кага. Әле аны тагын бу елның июль аена кадәр Мәскәүдәге тикшерү бүлегендә калдыру турында карар ителде.
XS
SM
MD
LG