Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буданов яңа җинаятьләрдә шикләнелә


Русиянең хәрби тикшерүчеләре Чечнядә кешеләрне урлауларны һәм үтерүләрне тикшерүләргә бәйләп элекке армия полковнигы Юрий Будановны сорау алуга чакырырга җыена.

Русия прокуратурасының тикшерү комитеты вәкиле әйтүенчә, берничә шаһит Буданов 2000 елның мартында Чечнянең Урус-Мартан районында кешеләрнең югалуына бәйле дип исәпли.

Буданов чечен кызы Эльза Кунгаеваны үтерүдә гаепләнеп 2003 елда 10 елга төрмәгә ябылган иде. Күптән түгел ул вакытыннан алда иреккә чыгарылды.
XS
SM
MD
LG