Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия газы Көньяк Кореяга килә башлый


Русиядән Көньяк Кореяга беренче мәртәбә җибәрелгән табигый газ йөге бу атна ахырында анда барып җитәчәк.

65 мең тонна газ төягән йөк корабы Көньяк Кореяның көньягындагы Тоңьең портына бара.

Кореяның дәүләт газ ширкәте белдерүенчә, Сеул Мәскәү белән Русиядән алдагы 20 елда һәр ел 1.5 миллион тонна газ алу турында килешкән.

Көньяк Корея моңарчы газны күбрәк Якын Көнчыгыш һәм Көньяк Көнчыгыш Азия илләреннән ала иде.

2005 елда Көньяк Корея Русиянең Ерак Көнчыгышыннан сыекландырылган табигый газ алу турында килешүгә иреште.
XS
SM
MD
LG