Accessibility links

Кайнар хәбәр

UNESCO һәркемне дөнья китапханәсенә чакыра


Интернетта Дөньяның дигитал китапханәсе эшли башлады. Анда татар-башкортлар турында да тарихи мәгълүматларны урнаштырырга мөмкинлек бирелә.

АКШ Конгрессы китапханәсе, UNESCO һәм башка оешмалар Дөньяның дигитал китапханәсе проектын башлап йөрүчеләр булып санала. Язмалар берничә ел буе тупланып, www.wdl.org сәхифәcенә урнаштырылып барса да, бу проектның эшли башлавы турында сишмәбе көнне генә игълан ителде. UNESCO вәкиле Абдул Ваһид Хан аңлатмалар биргәндә, китапханәнең Универсаль кеше хокуклары Декларациясенә туры килүен хәбәр итте.

“Мәгълүмат һәм белемне алу турындагы нигез хокуклар мәгълүматларны компьютерлаштыру һәм дөньяның теләсә нинди җиреннән аларны кулланырга мөмкинлек бирүгә килеп тоташа. Китапханә байлыклары заманча технологияләр аша үткәрелә, аннан соң мәгълүмат һәм белемнәрне куллану өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр туа”, дип аңлатты ул.

Дөнья китапханәләрен берләштереп уртак бер дигитал база төзү тәкъдимен 2005 елда АКШ Конгрессының китапханәчесе Джеймс Биллингтон ясаган булган. Конгресс китапханәләре шушы сәхифәгә үзләрендә булган һәм башка фәнни эзләнү институтларында сакланган 8,5 миллион төрле тарихи документ керткән булган.

Проектта Русиянең милли китапханәсе дә катнаша, әлегә анда 19 гасырның берничә дистә елына гына караган тарихи мәгълүматлар бар. Мәсәлән Тубыл татарлары турында тарихи документлар, борыңгы китаплар турында кыскача язмалар урнаштырылган. Казан губернасына багышланган ике тарихи документ та бар. Уфа һәм башкортлар турында әлегә бернинди мәгълүмат табылмады.

Китапханәнең интернет сәхифәсендә әйтелгәнчә, материаллар оригинал, милли телләрдә кертелә ала, документ турындагы мәгълүматлар гына Берләшкән милләт оешмасының 7 рәсми теленә тәрҗемә ителә. Алар арасында инглиз һәм рус телләре дә бар.

Шулай ук бу җыелмада Кытай милли китапханәсенең уникаль язмаларын, Мысыр, Гәрәп дөньясыннан борынгы гәрәп язуларын, Төркиянең борыңгы нәкыш үрнәкләрен, Латин Америкасының тарихи рәсемнәрен табып була.

Мысырның Искәндәрия китапханәсе үзенең материалларын биргән. Шулай ук бу проектта Франция, Гыйрак, Израил, Япония, Сербия, Британия һәм башка илләр катнаша.

Сәхифәнең сораулар бирә торган бүлегендә, бу проектта теләсә нинди китапханә катнаша ала дип әйтелә. Аның өчен www.wdl.org сәхифәсе аша бу проектны оештырган кешеләр белән элемтәгә керергә кирәк.

Мәгълүматларны компьютерлаштыру һәм интернетка кертү эшен Татарстан милли китапханәсе дә алып бара. www.kitaphane.ru cәхифәсе 2001 елда ук эшли башлады.

Шулай ук, энтузиаст татар интернетчылары да үзләре татар язучыларның әсәрләрен компьютерга кертеп, аларны kitapxane.at.tt сайтында интернетка чыгарды.

Татарстан милли китапханәсенең җәүһәрләре шушы дөнья дигитал жыелмасына кертелерме юкмы, әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG