Accessibility links

"Спартак" җанатарлары Казанда Һитлерны сәламләде


Казанның "Рубин" футбол такымы белән уенда (0:2) "Спартак" җанатарлары Адольф Һитлер туган көненә багышланган, свастика һәм 120 саны (Һитлер тууына 120 ел) сүрәтләнгән шигарьне чыгарган. Моннан тыш Казанның үзәк стадионында урындыкларга ут төртелгән, этеш-төртештә бер хатын-кыз яраланган.

Узган атнада гына "Спартак" төркеменә Нальчиктагы уенда җирле такымны мыскыл иткән шигарь өчен 500 мең сумлык штраф салынды.

Русиядә наци тамгаларын күрсәтүне тыйган канун юк. Күптән түгел бу канун Литвада кабул ителде.

Бу канун нигезендә Литвада наци һәм совет җитәкчеләренең сүрәтләрен, әләмнәрен, урак-чүкеч тамгасын, кызыл йолдызны яки свастиканы җәмәгатчелек җыелган урыннарда күрсәтү тыела.
XS
SM
MD
LG