Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис гаеплеме, имансызлыкмы?


Республикада суицидтан үлүчеләрнең саны артуын белгечләр төрлечә аңлата. Берәүләр аны кризиска бәйләсә, икенчеләр динсезлектән килә, ди.

Соңгы арада Русиядә үз-үзеңә кул салу очраклары ешайды. Мәгълүмат чараларында да көн саен диярлек, мондый хәлләрнең әле бер җирдә, әле икенче җирдә булуын сөйлиләр. Шушы көннәрдә генә Самарда бер милиционер гаиләсендә тавыш чыгып, хатынына, баласына атып, соңыннан үзен үтерә. Моңа охшаш очракларның Татарстанда да булганы бар. Республикада суицидтан үлүчеләрнең саны артуын белгечләр төрлечә аңлата. Иң җайлысы, аны кризиска сылтау. Янәсе халык кризис авырлыкларына түзә алмый.

Татарстанның үзәк төбәге баш казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров исә, үз-үзеңне үтерү матди сәбәпкә генә кайтып калмый, ди.

“Социологлар тикшерүләренчә, матди яктан тәэмин ителгән илләрдә үз-үзенә кул салу очраклары күбрәк. Мантыйк буенча, ярлы илләрдә мондый очраклар күбрәк булырга тиеш булса да, аларда, киресенчә, суицид азрак. Төп сәбәп – кешенең күңелендә бушлык булуында. Кеше Аллаһы тәгаләгә ышанмый, тәвәккәл кылмый, динсезлектә өметсез яши. Өметсезлек исә, шайтаннан килә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Сез өйләнегез, бала табыгыз, без сезне дә аларны да ашатырбыз”, ди.

Сүз дә юк, икътисадый кризис вакытында кайбер гаиләләрнең бөтенләй күңелләре төшеп бетә. Мондый тормышта яшәп булмый дип кайберләре үз-үзләренә кул сала, балаларым, хатыным хәерчелектә җафаланмасын дип аларны да үтерә, андый очраклар да бар. Беренче карашка финанс кризисы бу хәлләрнең төп сәбәбе булып күренсә дә, асылда, бу үлемнәр динсезлек, имансызлыктан башкарыла.

Хәзер гаиләләрдә канәгатьсезлек хисе көчле. Кеше бер бүлмәле фатир ала, икенче елга ук ул аның белән канәгать булмый, өч бүлмәле кирәк. Анысын ала, риза түгел коттедж салырга кирәк. Шул рәвешле кешенең бурычлары барлыкка килә. Аларны түли алмыйча кеше кайгыда кала. Югыйсә аны бит бурыч ал дип, беркем дә банкка этеп – төртеп алып бармый. Үзе бара, үзе шундый бурычларга төшә. Шуңа күрә дөньядан канәгать булып яшәргә кирәк.

Үз-үзеңә кул салу иң зур гөнаһлардан санала. Элек мондый кешеләр башкалар белән бергә түгел, ә зират коймасы артында күмелгән”, ди Рөстәм Зиннуров.

Казанның Сербский исемендәге мәхкәмә һәм социаль психиатрия үзәге белгечләре дә, суицидның артуы кризиска бәйле түгеллеген әйтә. Үзәк башлыгының урынбасары Зураб Кекелидзе, бөтенләй үз-үзеңә кул салу очракларының артуын инкарь итә. Аның сүзләренчә, кризис бары тик билгеле бер катлам кешеләренә генә кагылган.

Рөстәм хәзрәт Зиннуров сүзләренчә, үз-үзен үтерергә әзерләнгән кешеләр дә еш кына мәчеткә ярдәм сорап килә. Аларга киңәшләр бирәбез, ди ул.

“Дин әһелләренә бик зур үтенечем бар, мондый кешеләр ярдәм сорап кергәндә, борып җибәрмәгез. Аларны мөмкин кадәр күбрәк тыңлап чыгарга, чәйләр эчерергә кирәк, чөнки аларның беренче чиратта эчтә җыелганын сөйләп күңелен бушатасылары килә. Кайбер дин әһелләре исә, дөнья мәшәкате белән чуалып, мондыйларны тиез генә борып җибәрмәкче. Бу дөрес түгел. Әмма Аллаһның рәхмәте белән дин әһелләренең үз-үзенә кул салырга теләгән кешене кире яхшы тормышка кайтару очраклары бар”, ди Рөстәм Зиннуров

Бүген күбесенчә олы кешеләрнең суицидка баруы күзәтелсә дә, Татарстан хөкүмәтен исә, бу мәсьәләдә беренче чиратта яшүсмерләр борчый. Узган җыелышларның берсендә, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Ирина Игнашина китергән рәсми мәгълүматларга караганда, һәр ел Русиядә 1 миллионга якын кеше үз-үзен үтерә. Суицид очраклары буенча Русия икенче урында тора, ди ул.

2008 елда Татарстанда 29 яшүсмер үз-үзен үтергән. Республикада 100 мең кешедән 32-се гомеренә шулай нокта куя. Былтыр Татарстанда 1214 кеше суицидтан үлгән.
XS
SM
MD
LG