Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия хакимиятләре оппозициянең 3 вәкилен иреккә чыгарды


Аларның тоткарлануы каршылык белдерүчеләр һәм полиция арасында бәрелешләр китереп чыгарды. Кулга алынган сәясәтчеләр журналистларга һөҗүм итүдә гепләнде.

Баш прокурор әйткәнчә, бу өч кешене азат итү турында православ чиркәү башлыгы сораган булган. Ул, тоткарланган кешеләрне иреккә чыгару киеренкелекне киметергә ярдәм итәчәк, дип әйткән.

Чәршәмбе төнлә булган бәрелешләрдә, 30 кеше зыян күрде. Полиция каршылык белдерүчеләрне туктату өчен таяклар кулланган.
XS
SM
MD
LG