Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи: Качу төрмә эчендә оештырылган


Хәмит Карзаи
Хәмит Карзаи
Әфганстан рәсмиләре, Кандаһар төрмәсеннән берничә йөз кешенең качуын анда эшләүчеләр оештырган булырга мөмкин, дип белдерә. Бу хакта Әфганстан президенты Хәмит Карзаи идарәсе белдерүендә әйтелә.

Якшәме төнлә Кандаһардагы төрмәдән 488 кеше җир асты юлыннан качкан иде. Аларның күбесе талиблар тарафдары.

Талиблар вәкиле бу җир асты юлын ясау өчен аларга биш ай вакыт кирәк булганлыгын әйтә.

Кичә Карзаи идарәсе вәкиле Вахид Гомәр әлеге хәлне “коточкыч хәл” дип атады.

Җирле хакимиятләр белдерүенчә, бүген качканнарның 65-ен тотканнар.
XS
SM
MD
LG