Accessibility links

Казанда фатирын сатып авылга күчүчеләр арта


Казанда яңа төзелгән йортларның хуҗалары бәяләрне төшерергә ашыкмый. Халык шәһәрдәге фатирларын сатып авылга күчә башлаган.

Казанда торак сату соңгы айда бераз җанланып киткән. Күптән түгел Татарстан төзелеш һәм архитектура министры Марат Хөснуллин август азагына таба торакка бәяләр кинәт күтәреләчәк дип белдергән иде. Әллә шул сәбәплеме, тынлыктан соң әз-мәз фатир алучылар пәйдә була башлаган. Әмма “ВИП Юрконс” ширкәте хезмәткәре Айсылу Ясәвиева бу җәй өчен гадәти күренеш дип саный.

“Акча түләп фатир яллау бик кыйммәт булу сәбәпле, балаларын югары уку йортына кертергә әзерләнүче ата-аналар аны сатып алуны кулайрак күрә. Башка шәһәрләрдән күчүче татарлар да фатир алырга теләк белдерә башлады”, ди ул.

Аның сүзләренчә, хәзер 60-80 елларда төзелгән фатирларның бәяләре 20% арзанайган. Мисал өчен “хрущевкаларны” 1-1,5 млн. сумга, ә 1980 елларда төзелгән йортларны 1,4-1,8 млн. сумга саталар икән. Әмма яңа йортларны бәяләре төшмәгән.

“Аларның квадрат метры - 29-42 мең сум тора. Кризис башланганчы да шундый бәя иде”, ди риелтор Ясәвиева.

Ул кайбер белгечләрнең киләчәктә фатир бәяләренең хәтта 50% төшәргә мөмкин дигән сүзләренә ышанып бетми. Чөнки бер генә кеше дә үтә дә ихтыяҗ булмаса фатирын ул бәядән сатмаячак, ди.

Әмма күп кешеләрнең соңгы вакытта керемнәре кимеде. Хәзер фатир алучыларның да күпчелеге элеккедән калган акчалары булуын белдерә. Шуңа киләчәктә торак базары, министр әйткәнчә, җанланып китүенә күпләр шикләнә. Җитмәсә банкларның да күбесе ипотека кредиты бирми башлады.

“Ипотека кредитын хәзер инде 15-20% гына алып була. Элек 20дан артык банк кредит бирсә, хәзер бары 3 кенә банк моның белән шөгыльләнә. Әмма аны алу өчен күп документлар җыярга кирәк. Хезмәт хакы да бик югары булырга тиеш. Ә җитәкчеләр акчаны күбрәк конвертта түли, шуңа чын керемне язмыйлар”, ди Ясәвиева.

Ипотека кредиты алу өчен хәзер кешенең айлык кереме иң аз дигәндә 45-50 мең сум булырга тиеш икән. Мисал өчен кредитны иң аз процентка биргән Русия саклык банкы синең өчен җаваплы 3 поручитель сорый. Чөнки ипотека алучы киләчәктә акчаны түли алмаса аны поручитель түләргә тиеш була.

“Татнефть, Татаэнерго кебек керемнәре зур булган кешеләрнең проблемалары юк. Чөнки аларның күрсәтелгән хезмәт хакы югары”, ди риелтор.

Ипотека акчалары кайда китә?

Шул ук вакытта 2003 елны торакка дип кредит алуны җайлау өчен төзелгән Татарстан ипотека агентлыгының бу көннәрдә коңгыр эшләре билгеле булды. Татарстан президентының элекке сүзчесе Ирек Мортазин әлеге агентлык дәүләт акчаларын канунсыз рәвештә ипотека белән шөгыльләнүче шәхси ширкәткә күчерүен әйтә. Аның сүзләренчә, алар үзара алыш-биреш эшләгән.

“Моны дәлилли торган барлык кәгазьләр прокуратурага җибәрелде”, ди Мортазин.

Әлбәттә Татарстанда торак төзелеше өлкәсендә канунсыз гамәлләр турында әледән-әле бәян ителә. Фатир алырга дип өлешчә акча кертеп куеп алданган кешеләр урамнарга чыкты. Хәтта зур гына җитәкчеләр төрмәгә дә утыртылды. Кризиста хәл тагын да катлаулана. Чөнки торак төзүчеләр хәзер банктан ипотека ала алмау сәбәпле, эшләрен туктатты.

Айсылу Ясәвиева әйтүенчә, хәзер Казанга якын булган авыллардан йорт һәм җир сатып алырга теләүчеләр арткан.

“Чөнки кризис сәбәпле күп кешеләрен эшләрен югалтты. Шуңа фатирларын сатып китәләр. Әле бит күпләрнең алдан алган кредитлары бар. Аларны да капларга кирәк”, ди Ясәвиева.

Шул ук вакытта Казанга караганда кайбер чит илләрдә фатир алу арзанракка төшә икән. Мисал өчен хәзер кайберәүләр Болгарстан, Кыпырстанда йортлар сатып ала башлаган.

“Болгарстанда бер бүлмәле фатирны хәтта 700 мең сумга да алып була”, ди “ВИП Юрконс” ширкәте хезмәткәре.
XS
SM
MD
LG