Accessibility links

Пакстан хәрбиләре Мингора шәһәрен контрольгә алган


Исламабад – Пакстан хәрбиләре Сват үзәнлегендә Мингора шәһәрен үз кулына алуын хәбәр итә. Армия сүзчесе генерал Атар Аббас сүзләренчә, алар Талибан көчләрен шәһәрдән тулысынча диярлек кысып чыгарган, кайбер урыннарда гына талиплар каршылык күрсәтә.

Сват үзәнлегендә Талибанга каршы хәрби гамәлләр бер ай элек башланган иде. Моның алдыннан Талибан көчләре Пакстанның төньяк-көнбатышындагы төбәкләрне үз контроленә алган иде.
XS
SM
MD
LG