Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрьнең сират күпере


Узган гасырның 30 елларында Фатих Кәрим ни өчен гаепсезгә төрмәгә утыртылган? Аналитик язма.

Римзил Вәли. Мәктәп яшеннән һәр татарга билгеле булган Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулды. Аның юбилее уңаеннан мәктәпләрдә, көллиятләрдә, мәдәният йортларында матур итеп оештырылган мәдәни кичәләр үткәрелде. Уфадагы “Нур” театры артистлары “Ясмин гөле” дигән спектакль әзерләделәр. Түбән Каманың 27нче татар гимназиясендә конференция үткәрелде, Казан медицина көллиятендә, Саба татар гимназиясендә, Кукмарада, шагыйрьнең туган авылы Аетта бик матур әдәби-музыкаль мәҗлесләр узды. “Мәгърифәт” газеты Фатих Кәримгә багышлап бәйге оештыргач, куелган сорауларга җавап бирергә теләүчеләрнең саны башка шундый ярышлардан күпкә артык иде.

Әйе, фронтовик шагыйрь дип гадиләштерелгән Фатих Кәрим язмышы яңадан күтәрелә. Аның тормыш юлындагы ак таплар әле дә юылмаган. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, язучылар берлеге оештырган конференциядә кызыклы фикерләр һәм мәгълүматлар яңгырады. Бүген без бер генә темага бәйле сорауларга ачыклык кертергә тырышырбыз. Ничек итеп һәм ни рәвештә Фатих Кәрим кулган алынган. Аның нинди җинаяте төрмәгә утыртуга сәбәп булган? Бу хакта Татарстанның халык шагыйре Фатих Кәрим язмышы белән шөгыльләнүче Ренат Харисның үз фикерләре.

Ренат Харис. Әдәби әсәр – язучы өчен мактау тактасы да, хөкем карары да. Талантлы әсәр авторны йә үлемсез итә, йә заманның каршылыклы хәрәкәте, сәясәте йогынтысында авторына карата Павлик Морозовка әверелә. Моңа дөнья әдәбияте тарихында мисаллар байтак.

Павлик Морозовка әверелгән әсәрләр татар әдәбияте тарихында да бар. Кичә бернинди сәяси куркыныч тудырмаган әсәр вульгар социологизм шаукымы астында кинәт кенә үзенең ата-аналарына хәтәр ярлыклар эләргә, аларны хәтта ГУЛАГларга, гүргә илтеп тыгарга сәбәпче булган. Әсәрне автор өчен хөкем карарына әверелдерү ысуллары бик гади. Моңа татар әдәбиятендә иң ачык мисал – Фатих Кәрим иҗаты һәм аның язмышы.

1929-1930 елларда Фатых Кәрим дүрт эпиграмма яза. Бу эпиграммалар, мөгаен, беркайда да яңгырамаган.

***
Хискә буаз,
Көйсез җырлар язып,
Мәгънәсен кысыр калдырып,
Демьян Фәтхи,
Ялгыз, Бишбалтада
Тальян уйнап йөри, каңгырап.
***
Фатих Хөсни безнең...
бик инсафлы,
Көче җитмәс җиргә үрелми,
Туган көннән бирле
Пыскып яңа,
төтен чыга, уты күренми.
***
Сирин шигърендәге
Энәләр
“Алишиннан мин” - дип киләләр.
Сирин, сизер,
Алай чәлдермә,
Барыбер, дим,
Беләләр...
Беләләр...
Беләләр.
***
Нур Баян, син
Мескен тавыкларны
Күп аунаттың инде чүплектә,
Язган шигърең элеп
Җилдә киптер,
Корсак күбә суы күплектән.

Фатих Кәрим бу эпиграммаларга дусларча тәнкыйть дип караган. Дөрестән дә, алар шундый. Утыз җиденче елга кадәр бу шаярулар җиде-сигез ел буена беркемне дә борчымаган һәм онытыла да язганнар. Ләкин репрессиялар башлангач, эпиграммаларның иҗтимагый-сәяси статуслары үзгәрә. Аларның берсе тора-бара Фатих Кәримнең әсәрләрен авторына карата Павлик Морозов итергә булыша. Респрессияләргә эләккән язучыларның төп гаепләре гадәттә төрле контрреволюцион оешмалар эшләрендә катнашу булса, Фатих Кәримне конкрет өч әсәре өчен гаеплиләр.

1939 елның 13-14 мартында булган мәхкәмә карарыннан өзек:

“Обвиняемый Каримов, будучи еще в 1931 году сотрудником редакции газеты «Кызылармеец», использовал советскую печать, оборонную литературу на пропаганду контрреволюционного национализма и восхвалению врагов народа. В одном из своих очерков восхвалял врага народа Имангулова (сүз беренче татар полкы комиссары, “Кызыл байрак” ордены кавалеры турында бара). В 1929 году обвиняемый Каримов написал произведение под названием «Кысыр чәчәкләр», в котором наносит контрреволюционную клевету на советскую власть и на комсомол. В другом произведении под названием «Аникин» клевещет на Красную Армию и ее действительность”.
Ренат Харис


Фатих Кәрим “Кысыр чәчәкләр” поэмасының җитешмәгән якларын үзе дә таный һәм моны башлап язучының иҗади тәҗрибәсезлеге белән аңлата. Ләкин үзенең идеологик позициясен дөрес дип саный. Ә гаепләүнең үзәгендә 1936 елда язылган “Аникин” поэмасы була. Бу әсәргә сәяси һәм әхлаки бәя бирдертү өчен ТатГосИздаттан Рахман Ильяс, Наркомпростан Гариф Гобәй, язучылар союзыннан Нур Баян кергән комиссия төзелә.

Комиссия мондый нәтиҗәгә килә: «Поэма «Аникин», безусловно, является антисоветской поэмой, так как она искажает социалистическую действительность и жизнь Красной Армии, и клевещет на Красную Армию. По технической и художественной обработке она не отвечает требованиям советских читателей».

Мәхкәмәдә хәлиткеч роль уйнаган бу документка Гариф Гобәй һәм Нур Баян кул куйганнар. Ә Рахман Ильяс имза салмаган. Нур Баян 1938 елның 7 апрелендә сорау алу барышында тагы бер компромат өсти: “Каримов, будучи редактором юношеской литературы ТатГосИздата, выпустил детскую книгу “Ант” писателя Алиша с фашистской свастикой, а во втором издании - с двумя свастиками.”
Гади иллюстрация китапның редакторын халык дошманына әверелдерә торган үтергеч дәлилгә әйләнә. Экспертиза документының гыйбрәтле ягы – аның авторларының үз фикерләрен иезуитларча исбатлау ысуллары. Экспертлар:

“Карый Лиза,
Өй алдында бакча,
Бакчадагы сирен куагын
Җил селкетә, яфраклары шаулый,
Ул яфраклар көзен югалыр.

Югалырлар алар көзге җилдә,
Кошлар кебек ерак очарлар,
Кошлар кебек ерак очарлар,
Лиза калыр һаман бу илдә...” - дигән өзекне китерәләр дә, мондый нәтиҗә ясыйлар: “Жена Аникина Лиза и их ребенок живут одинокими, унывая и горюя. Из глаз Лизы беспрестанно текут слезы, даже она сожалеет, что вынужденна жить в этой (советской) стране.”

Ә менә бу мисал тагы да гыйбрәтлерәк,
«Газетада бер шигырь бар:
“Соңгы теләгем –
Үлсәм, коммунист санагыз!” -
дип язган Галим,” дигән строфадан экспертлар мондый нәтиҗәгә киләләр: «И в этих строках ясен пессимизм, запугивание молодежи от пограничной службы, стремление обрисовать бойцов Красной Армии способными только на бесславную смерть”.

Әлбәттә, мондый бәяләрнең чын авторлары Гариф Гобәй һәм Нур Баян түгел, ә репрессияләр психозы. Шуның өчен дә ул чорда төрле гаепләү документларына кул куйган кешеләр эзәрлекләнмәскә тиешләр. Ләкин, шул ук вакытта шәхси факторын да инкарь итеп булмый.

Репрессиялар психозы ул елларда кайбер кешеләрдә хайвани инстинктны кузгаткан. Әнә шундый психоз басым астында әдипләр дә Һарут һәм Марут фәрештәләр сыман җәмгыять кереп баткан сәяси сазлыкка батырга, шуның пычрагына буялырга мәҗбүр булганнар. Моңа да конкрет мисаллар җитәрлек.

Фатих Кәрим 1933-1934 елларда “ТатарГосИздат”ның яшьләр секторы редакторы булып эшләгәндә Ләбиб Гыйльминең “Чын мәхәббәт” дигән повестен редакциялаудан баш тарта. 1937 елның 29 мартында “Кызыл Татарстан”да, ә 2 апрельдә “Красная Татария”дә Ләбиб Гыйльминең мәкәләсе басылып чыга. Анда Фатых Кәрим “пройдоха”, “подхалим”, “чужак», «организатор групповых попоек», «ярый защитник троцкиста Гумера Галеева», «распространитель среди молодых писателей и поэтов антипартийных контрреволюционных идей» булуда, күренекле рус шагыйре, троцкист Павел Васильев белән дуслыкта гаепләнә.

Ләбиб Гыйльми мәкаләсеннән соң нидер сизенеп һәм үзен яклауны үтенеп Фатих Кәрим Татарстан прокурорына гариза язырга мәҗбүр була. Ул газеталардагы гаепләүләрнең тузга язмаган абсурд булуларын прокурор да таныр дип уйлый һәм гаризасын абсурд нәтиҗә чыгарыр дип төгәлли: «Значит я враг народа? И должен караться законом?” Ләкин прокурор да сәяси психоз йогынтысында булып чыга.

1937 елның 30 декабрендә Фатих Кәрим кулга алына. Суд документларында сәяси психозның башка яклары да ачык күренә. Язучылар бер-береннән читләшкәннәр. Аларны куркыну, шикләнү киртәсе аерып куйган. Көнләшү, форсаттан файдаланып үч алырга тырышу намустан, әһлак нормаларыннан өскәрәк чыккан. Берәү Фатых Кәримне “писал с вредной целью” дип бәяләгән. Икенчесе «Фатых Карим был связан в Ленинграде с Корниловым, который враг народа», «Павел Васильев обещал перевести стихи Фатиха Карима на русский язык» дип өстәгән.

Шулай итеп, бер-береңне күрә алмау, көнләшү сәяси психоз чорында үч алу коралына әверелгән һәм милли мәдәниятебезгә, әдәбиятебезгә котычкыч зыян салган. Фатих Кәримнең гыйбрәтле язмышы бүген дә безне, язучыларны да, галимнәрне дә сәясәтчеләрне дә, хокук сакчыларны да бер-беребезгә үтә дә сак булырга чакыра.

Римзил Вәли. Фатих Кәрим ихлас, туры сүзле, зирәк шәхес булган. Тормыштагы җитешсезлекләрне, төрле чатаклыкларны ул турыдан-туры үз исеменнән фаш иткән. Моның белән махсус органнардан да алданрак язучының каләмдәшләре, чордашлары кулланып, репрессия машинасын корал итеп кулланган. Ренат Харис кебек үк Җәлил һәм Тукай исемендәге бүләк иясе Рафаэль Мостафин системаның зыялыларга карата нинди явызлыклар эшләве турында яхшы белә.

Рафаэль Мостафин. Утызынчы еллар репрессияләренең үзенә күрә бер «кануны» була. Иң элек берәр газетада теге яки бу язучы турында үтергеч мәкалә басыла. Аннары әлеге мәкалә уңае белән «чаралар күрү» башлана: баштан корбан буласы кешене партиядән яки комсомолдан куалар, аннан соң эшеннән чыгаралар. Ә тагы бераздан әлеге бәндә, суга төшкәндәй, эзсез югала. Әсәрләре басылмый, җырлары башкарылмый, исеме әдәбият тарихыннан сызып ташлана...

Рафаэль Мостафин
Фатих Кәрим белән дә нәкъ шулай була. Аңа беренче ташны «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Пионер каләме» журналының баш мөхәррире язучы Ләбиб Гыйльми ата. Шагыйрьне нәрсәдә гаеплиләр соң?

Яшерен шымчыларның хәбәр итүләренә караганда, Фатих Кәрим бер-вакыт якын дуслары белән сөйләшкәндә: “Бездә талант партбилетсыз үзенә юл яра алмый”, дип ычкындырган. Тәнкыйтьче Гомәр Галины кулга алгач, Хәсән Туфан фатирындагы мәҗлес вакытында ул күз яшьләрен агызып елаган, Галиның тизрәк котылып, исән-сау әйләнеп кайтуы өчен тост күтәргән. Барлык «гаебе» менә шушы. Моңа өстәп тагын аны «социаль чыгышын яшерүдә» гаеплиләр.

Менә шушы «факт»ларга таянып, НКВД хезмәткәрләре Фатих Кәримне «милләтче», «пантюркист», «буржуазияне яклаучы», «троцкичылар белән элемтәдә булучы» дип атыйлар

Менә шуннан соң китә инде сорау алулар, кыйнаулар, тәүлекләр буе аягүрә бастырып тотулар, йокысыз төннәр һәм башкалар, һәм башкалар... Әмма Фатих Кәрим алай җиңел генә сыгылып төшүчеләрдән булмый, нык тора, бернинди гаебен дә танымый, беркетмәләргә кул куймый.

“Эш”тән күренгәнчә, Фатих Кәримне берничә мәртәбә Кави Нәҗми белән күзгә-күз очраштыралар. Кыйналган, изелгән, тәмам кешелеген югалткан Кави Нәҗми, язучы иптәшенең күзенә туры карамаска тырышып, тикшерүче кушканнарны кабатлап утыра. Янәсе ул Фатих Кәримне “контрреволюцион яшерен оешмага” әле “Кызылармияче” газетасында бергә эшләгән чорда ук тарткан. Янәсе, шагыйрь аның кушуы буенча советка каршы яшерен эш алып барган. Ф.Кәримнең: “Бу эш нәрсәдән гыйбарәт иде соң?” дигән соравына каушап кала, нәрсә әйтергә дә белми, Ф.Кәрим “тоткарлаган” бер генә әсәрнең дә исемен атый алмый. Шуннан соң аны төрткәләп-суккалап алып китәләр. Яңадан “инструкцияләр” биреп, тагы очраштыралар. Ниһаять, тиешле беркетмәне төзиләр.

Шулай да Кави Нәҗми НКВД зобаныйларының “ышанычын” тулысынча аклый дип булмый. Билгеләнгән көнне аны судка сак астында “шаһит” буларак китерәләр. Һәм ул алдан язылган, мәҗбүр ителгән “показаниеләрен” укып чыга. Шулай да адвокат төпченә башлагач:

-Әйе, мин Фатих Кәримне яшерен контрреволюцион оешмага тарттым, ләкин ул үзе бу турыда белмәде, - дип җавап бирә.
Соңыннан, аның бу ялгыш кына ычкынган сүзләренә таянып, адвокат Фатих Кәримне яклау җаен таба...

Шул ук архив материаллары күрсәткәнчә, 1939 елның 15 февралендә НКВДга Хәсән ага Туфанны да чакырталар. Ул Ф.Кәримнең үзендә кунакта чакта Гомәр Галины жәлләп сүз әйтүен таный, ләкин шу¬лай да аны үзенчә яклап маташа. “Фатих Кәрим халык дошманы түгел, аның бөтен иҗаты халык мәнфәгатьләрен яклауга багышланган”, - дип әйтә. Соңыннан суд барышында да ул бу сүзләрен кабатлый, НКВД хезмәткәрләренең ачуын чыгара.

Нәтиҗәсе билгеле. Татарстанның Югары мәхкәмәсе, Фатих Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә, дигән карар чыгарганнан соң, башкаларга кагылмыйлар, ә Туфанны озакламый кулга алалар һәм шул ук Черек күл төрмәсенә ябып куялар.

Мәхкәмәдән соң да Фатих Кәрим бер елдан артык Казанда була әле. Башта Беренче төрмәдә утыра. Аннан соң аны шул ук төрмә күршесендәге Беренче колониягә күчерәләр. Монда обой цехында тоткыннар төрле өй җиһазлары: диваннар, урындыклар, пружиналы матраслар һ.б. ясыйлар.

Төрмәдә утырганда да ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән, Хәсән Туфан сыман, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием җөйләрендә яшереп тота. Аның тоткынлык чорында язылган шигырьләре аеруча лирик җылылыгы, эчкерсезлеге, мөлаемлеге белән аерылып торалар. Фикере һәрвакыт ачык, хисләре кайнар, тын алышы иркен. Ул һич көчәнмичә, һава сулаган сыман, иркен яза.

Хөкем карары белән килешмичә, Фатих Кәрим 1939 елның 25 мартында кассацион гариза яза, эшен яңадан тикшерүне таләп итә. Хатыны Крылова фамилияле адвокат яллый.

1940 елның 26 июнендә Фатих Кәрим хатынына болай дип яза: “Мине бүген этапка алдылар. Мин икенче төрмәдә булырмын. Юлдан хат язып торырмын, борчылма. Иптәшләр бик яхшылар, без бик күп”.

Берәр айдан икенче хат килеп төшә: “Без хәзер Ак диңгез буендагы Молотовски исемле яңа шәһәрдә (Архангельски өлкәсе) зур төзелеш эшендә эшлибез”. Хат 1940 елның 15 июнендә язылган. Тоткыннарның хатларын энә күзеннән үткәреп тикшергәнгә күрә, Фатих Кәрим дөресен әйтә алмый, бик сак яза. Сөекле хатынын да борчыйсы килмәгәндер. Ә менә соңыннан, дусты Хәсән Туфан белән Кремль асты төрмәсендә очрашкач, ул аңа бу «бераз уңайсыз хәл» турында тәфсилләбрәк сөйли.

Бервакыт этап белән төньякка барган тоткыннарны диңгез буена китереп бушаталар. Берничә көн көткәннән соң, аларны иләмсез зур агач баржаның трюмнарына дыңгычлап тутыралар. Утырган чакта ук Фатих Кәрим баржаның бик иске булуына игътибар итә. Буяулары уңып-кырылып төшкән, палуба такталары ярым черек, ярыклардан су саркыла. Тоткыннар тез тиңентен салкын суда басып торалар.

Баржаны буксир белән тарттырып каядыр алып китәләр. Шактый барганнан соң тоткыннар төтен исен сизә, дөрләп янган ут тавышын ишетә. Ярыклардан күреп алалар: конвой солдатлары, буксир корабына төялеп, ут капкан баржаны ташлап китәләр. Китә мәхшәр - ачыргаланып кычкыру, ләгънәт уку... Кайберәүләр, такта сыныкларын табып, баржаны эчтән җимерә башлый, палубаның ут капмаган ягына чыгып, суга сикерәләр, йөзеп чыгарга тырышалар. Әмма бозлы су бик салкын - әллә ни ерак китеп булмый.

Бераздан баржа су тулып бата башлый. Фатих Кәрим, такта кисәгенә тотынып, башкалар белән ярга таба йөзә. Күбесе батып үлә. Ярга бер¬ничә кеше генә исән чыга. Алар арасында Фатих Кәрим дә була.

Ул арада Казанда Фатих Кәрим язмышына кагылган бик җитди вакый-галар була. “Хәрби оешма” эше буш куык булуы ачыклана. Я.Чанышев, К.Нәҗми, Г.Иделле һәм башка тоткыннарны, тулысынча аклап, төрмәдән чыгаралар. Ә Фатих Кәримне аларның сүзләренә нигезләнеп, алар төркемендә булуда гаепләп хөкем итәләр бит.

Бу турыда ишетү белән, Фатих Кәрим СССР ның Генераль прокуроры исеменә бик дәлилле итеп тагы бер гариза яза. Аның гаризасына кушылып, Кави Нәҗми дә Генераль прокурор исеменә бик җентекләп гариза яза. Төрмәдән чыгу белән Кави Нәҗми үзенең Югары мәхкәмә барышында биргән күрсәтмәләреннән баш тарта, барысы да физик басым астында, кыйналып яздырылган иде, дип аңлата. Фатих Кәримне яклап кат-кат яза, үзе дә мәхкәмә сукмакларын таптый. Бу эштә Якуп ага Чанышев та катнаша, адвокат Крылова да бик нык ярдәм итә.

Йөрүләре нәтиҗәсез калмый. 1940 елның 2 ноябрендә СССР Югары мәхкәмәсе Фатих Кәримне гаепләү нигезсез дип таба. Дөрес, тоткынны иреккә чыгармый чыгаруын, ләкин аның «эшен» яңадан тикшерергә дигән карар кабул итә.

1941 елның 12 ноябрендә Татарстанның НКВД наркомы урынбасары Чембарисов: «Дело за недоказанностью прекратить, из-под стражи освободить», дигән боерыкны бирә. Карар Мәскәүдә раслану белән, 1941 елның 3 декабрендә Фатих Кәримне, ниһаять, төрмәдән чыгаралар.

Римзил Вәли. Бу фикер алышу хәзерге чорда да мөһим булган хакыйкатьне ачып сала. Дәүләт машинасы сталинизм чорында балтасын үткәрләгән. Сүз йөртү, әләкләшү, сәяси мөхер сугып, кешене юкка чыгару гадәтләре әле дә онытылмаган. Бу алымнарны сагынучылар әле дә булырга мөмкин. Ләкин Фатых Кәрим чиста күңелле, көчле ихтыярлы, шигъри җанлы шәхес буларак тарихка кереп калды. Аның гыйбрәтле язмышы тагын да тирәнрәк өйрәнүгә лаеклы. “Үлем турында уйлама, илең турында уйла. Илең турында уйласаң, гомерең озын була”, дип язган шагыйрьнең иле хәзер булмаса да, ул татар халкының йөрәгендә яши.

Фатих Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан узган конференциядә катнашучылар
XS
SM
MD
LG