Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ корылтайга әзерләнә


6 июнь Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятен оештыру конференциясе һәм Татар иҗтимагый үзәгенең 20 еллык юбилее чаралары үтәчәк.

Мөхтәрият конференциясен оештыру комитеты утырышы узган атнада үткән иде.

2 июнь Татар иҗтимагый үзәге форумын оештыру комитеты утырышы үтте. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин сүзләренчә, 6 июнь юбилей чарасы гына түгел, корылтай да узачак.

Анда низамнамәгә үзгәрешләр кертеләчәк, яңа идарә һәм рәис сайланачак. Айрат Гыйниятуллин рәислектән китәчәген дә белдерде.
XS
SM
MD
LG