Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур мөселманнары: йә кыйнау, йә тентү


Күптән түгел Петербурның Апраксин мәчетендә хокук саклаучылар мөселманнарны кыйнап чыккан иде. Инде өлкәнең Печән базары янындагы намаз уку бүлмәсендә тентү уздырылган.

Печән Базары янындагы ике катлы бинаның бер катын мөселманнар өчен Русия мөфтиләр шурасына караган “Әл-Фәтх” оешмасы яллаган. Анда күпчелектә Урта Азиядән килгән мөселманнар намаз укый, бәйрәмнәрен уздыра. Бүлмә һәрвакыт ачык һәм анда керү ирекле.

Менә нәкъ шул бүлмәдә 9 июнь көнне Петербур эчке эшләр идәрәсе хезмәткәрләре тентү уздырып экстремистик китаплар, журналлар һәм патроннар, ә бина ишегалдында наркотиклар тапкан.

“Әл-Фәтх” ислам оешмасы җитәкчесе Җамалетдин Мәхмүтов сүзләренчә, оешкан җинаятьчелек белән көрәш идәрәсеннән тентү булачагын аңа 12.45 сәгатьтә шалтыратып әйткәннәр һәм кичекмәстән килергә кушканнар.

“13.30 сәгатьтә мин инде анда идем. Әмма шул 45 минут дәвердә анда хокук саклаучылардан башка беркем дә булмаган”, ди ул.

Ягъни халыкны куып чыгарып, хокук саклаучыларның анда ни эшләгәнен беркем белми. Шуннан соң алар күптән түгел экстремистик дип расланган таблиг китапларын, журналлар, кием элгече янындагы әйберләр арасыннан сумкада 15 патрон, ә бина янында наркотиклар табып алганнар.

Мәхмүтов әйтүенчә, наркотиклар табылган урынның намаз уку бүлмәсенә бернинди катнашы юк. Чөнки ул аңа карамый. Ә менә башка әйберләрне ул китереп ташлаган булулары бик ихтимал, ди. Чөнки оешмага инде күптән кызыгучылар бар икән.

Мисал өчен мөселманнар координация шурасы вәкиле Шамил Могаттаров: “Оешмаңны бирмәсәң, сиңа җинаять эше ачылачак”, дип янаган булган. Чөнки “Әл-Фәтх” оешмасы автоном санала һәм шуңа ислам илләреннән акчалар җәлеп итәргә мөмкин. Могаттаров исеме әле күптән түгел Петербурның Апраксин мәчетендәге хәлләр вакытында да яңгыраган иде.

Шакып торучы мөфтиләр

“Мәккә” дини оешмасы җитәкчесе Ренат Вәлиев әйтүенчә, ул чакта гыйбадәт кылу бүлмәләренә ОМОН хәрбиләре бәреп кереп, намаз кылучы мөселманнарны бер рәткә төзеп куеп, кайберләрен кыйнап, акчаларын тартып алган.

“Мөселманнарның гаиләләре белән ашарга дип алган пакет-пакет итләрен үзләре белән машинага салып киттеләр, бер кешенең кесәсендәге 6 мең сум акчасын алдылар”, ди Вәлиев.

Ул Петербурдагы мөселманнарны эзәрлекләүне төрле хәл белән аңлата. Аның беренчесе ислам тарафдарларының үзара тарткалашы. Чөнки Петербур җәмигъ мәчете җитәкчесе Җәфәр Пончаев үзенә буйсынмаган мөселманнарны гел өстереп, куркытып тора. Аннары әлеге “Әл-Фәтх” оешмасы Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөфтиләр шурасына карый. Вәлиев әйтүенчә, Гайнетдин һәм аның тирәлегенә каршы көрәш күптәннән барганы мәгълүм.

“Хакимияткә бит үзләренә һәрдаим ишек шакып торучы мөфтиләр якынрак. Ә менә Равил Гайнетдин кебек үз сүзендә нык торучы, бернинди экстремистик юнәлешләргә катышмаган кешеләргә каршы көрәш күптән бара”, ди ул.

Чыннан да әле күптән түгел генә мөфтиләр шурасы рәистәше Мөкатдәс Бибарсовны таблигчыларны яклауда гаепләгәннәр иде. Аңа хәтле Нәфигулла Ашировка шактый бәрелделәр.

Вәлиев Печән базары янындагы гыйбәдәт бүлмәсендәге хәл, әлбәттә, кайбер хокук саклаучыларның погоннарында “йолдызларын” арттырырга теләү белән дә бәйле булырга мөмкин, ди. Ул мөселманнарны өлкә губернаторы Валентина Матвиенкога һөҗүм оештырудагы гаепләүләрне искә алды.

“Бу мәчеткә килгән кайбер милиция бүлекләре ул вакыттагы чараларда да катнашкан иде”, ди ул.
XS
SM
MD
LG