Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабантуйны урыслар оештыра башлады


Каракалпакстан республикасының Нукус шәһәрендә беренче тапкыр Сабантуй узган. Ни хикмәт, бәйрәмне урыслар оештырган.

Сабантуйның гомум халкык бәйрәменә әверелеп килүенә ияләшәбез кебек. Кайбер Русия төбәкләрендә ул шәһәр көне белән бергә уздырыла. Икенчеләрендә берәр җирле бәйрәм белән катнаштырыла. Әмма шуңа да карамастан, милли бәйрәмне уздыруны һичшиксез татарлар башлап йөри иде.

Ә менә Нукус шәһәрендә Сабантуйны Каракалпакстанның урыс мәдәни үзәге оештырырга булган. Хәтта ки төбәктә шактый гына милләттәшләребез яшәсә дә.

“Татарлар безнең төбәктә шактый, аларның күпләре башкалада – Нукуста төпләнгән. Араларында сугыш һәм хезмәт ветераннары, танылган табиблар, укытучылар, атказанган мәдәният һәм фән хезмәткәрләре бар”, ди үзәкнең рәисе Галина Зоркина.

Бәйрәмдә ул кунакларга Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның сәламен җиткергән. Урыс үзәге җитәкчесенә татар аксакаллары да кушылып, милләттәшләребезне бәйрәм белән котлаган һәм Сабантуйның нечкәлекләре, ата-бабалар тарафыннан ничек бәйрәм ителүен сөйләгәннәр.

Милли бәйрәмнең яме, әлбәттә - уеннарда. Нукуста да Сабантуй беренче тапкыр оештырылуга карамастан, аркан тарту, кул көрәштерү, гер күтәрү кебек уеннарда яшьләр дә, өлкәннәр дә бик теләп катнашкан. Татарлар шулай ук күмәкләшеп борынгы җырларны башкарган, татар биюләрен биегән.
XS
SM
MD
LG