Accessibility links

Хәменеи сайлауда хәрәмләшүне тикшерергә куша


Иранда үткән президент сайлауда җиңелгән Мирхөсәин Мусавиның меңнәрчә тарафдары, хакимиятнең урам җыеннарын тыюына карамастан, дүшәмбе Тәһранда ризасызлык җыены үткәрде.

Бу җыенда Мусави машина өстенә басып чыгыш ясады һәм яңа сайлауда катнашырга әзер булуын белдерде.

Мусави тарафдарлары белән хакимияттәге Мәхмүт Әхмәдиниҗат тарафдарлары арасында бәрелешләр булуы хәбәр ителә.

Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хәменеи узган җомгада үткән президент сайлаудагы хәрәмләшүләр турындагы белдерүләрне тикшерергә кушты.

Дәүләт телевидениесе Хәменеинең сайлау нәтиҗәсе белән килешмәүче Мусави үз шикаятен тыныч рәвештә һәм кануни нигездә җиткерергә тиеш дигән сүзләрен китерә.

Хакимияттәге президент Мәхмүт Әхмәдиниҗатның элекке премьер-министр Мусавины җиңүе игълан ителгәннән соң, башкала Тәһранда һәм башка шәһәрләрдә инде 3 көн рәттән бәрелешләр булды.
XS
SM
MD
LG