Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия үзенекен итте


Грузиядәге БМО күзәтүчеләренең мөддәтен озайту турындагы резолюциягә Русия каршы тавыш бирде. Грузия бөтенлеген ассызыклаган әлеге документ Мәскәүнең ачуын чыгарды.

Шулай итеп Грузиядәге БМО күзәтүчеләренең мөддәте сишәмбе иртән гамәлдән чыкты.

Төп каршылык Грузиянең ил бөтенлеге мәсьәләсендә туды. 2008 елгы Русия-Грузия низагыннан соң, Мәскәү Абхазия һәм Көньяк Осетия бәйсезлеген танып, бу яңалыкларны резолюциягә кертергә таләп итте.

Көнбатыш исә Грузияне бербөтен ил буларак кына таный.

Әлеге тарткалаш 16 ел элек булдырылган Грузиядәге БМО күзәтүчеләр мөддәтен озайту турындагы резолюциягә вето салуга сәбәп булды. Шуның нигезендә 150 кешелек хәрби күзәтүчеләр төркеме төбәктә үз гамәлләрен төгәлләп китәргә тиеш. Бу исә кабат тотрыксызлык китереп чыгармасмы дигән шикләр тудыра.

БМО Иминлек шурасының 15 әгъзасыннан дүртесе – Кытай, Вьетнам, Либия һәм Уганды резолюцияне яклап та кире кагып та тавыш бирмәскә булды. Калган 10 ил резолюцияне хуплады. Ә Русия аңа вето салды.

Шурадагы биш даими әгъза вето салу хокукына ия. БМОның кайбер дипломатлары бу тәртипне дөрес түгел дип белдерә.

Мисал өчен, БМОның элекке генераль секретаре Кофи Аннан бу сайлау тәртипләрен 21 гасырга туры килмәвен электән үк әйткән иде.

Тавыш бирүдән соң, журналистлар алдында чыгыш ясап, Германиянең БМОдагы илчесе Томас Матуссек вето салынуга борчылу белдерде.

“БМОның Грузиядәге күзәтүчеләре иминлек булдыруда, һуманитар өлкәдә, качакларга кайтырга ярдәм итү мәсьәләсендә җирле халыкка файдага иде”, диде ул.

БМОның генераль секретаре Пан Ги Мун БМО күзәтүчеләренә үз гамәлләрен туктату турында инде күрсәтмә биргән.

Грузиянең БМОдагы даими вәкиле Александр Ломая Human Rights Wath һәм Amnesty International кебек хокук яклау оешмалары күзәтүчеләрне кайтаруга ярдәм итәр дип өметләнә. Хәзер ул 2008 елның октябрендә Грузиягә җибәрелгән 200 Европа берлеге халыкара күзәтүчеләренә өметләнүен әйтте. Аңа Русия вето сала алмый, әмма бу күзәтүчеләр бары Грузиядә генә урнашкан, Абхазия һәм Көньяк Осетиягә аларга керү тыелган.

Ломая БМО генераль секретаре Пан Ги Мунга Русия тарафыннан басым булганлыгы турындагы гаепләүләрне тагын бер кат искә төшерде. БМО генераль секретаре 18 май көнне чыккан үзенең хисабыннан “Грузиядәге Абхазия” сүзен төшереп калдырган иде. Ломая моны Мәскәү басымы аркасында эшләнгән дип белдерде. Русия бу гаепләүләрне кире какты.

Русиянең БМОдагы илчесе Виталий Чуркин Грузиянең бөтенлеген таныган әлеге резолюциягә Русия каршы киләчәген дүшәмбе көнне үк әйткән иде.

Моңа Тифлистәге җитәкчеләр тәнкыйть белдерде.

“Вето хокукы ул атом коралы кебек. Сез ул коралга ия булган очракта да аны кулланмаска тиеш. Бу инде сезнең көчсезлегегезне күрсәтә”, диде Грузия тышкы эшләр министры Григол Вашадзе.
XS
SM
MD
LG