Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мусави тарафдарлары корбаннарны искә алды


Иранда үткән президент сайлауда җиңелгән Мир Хөсәин Мусавины яклаучы меңнәрчә кеше бәхәсле сайлау нәтиҗәләренә протест чараларында һәлак булганнарны искә алу җыены үткәрде.

Мусави үз тарафдарларын тыныч демонстрацияләр үткәрергә һәм протест чараларында үтерелгәннәрнең, яраланганнарның туганнарына теләктәшлек йөзеннән мәчетләргә җыелырга чакырды.

Чит илләрнең киңкүләм мәгълумат чараларына илдәге ризасызлык җыеннарын яктырту тыелды.

Узган җомгада үткән сайлауда президент Мәхмүт Әхмәдиниҗатның җиңүе игълан ителгәннән соң, ризасызлык җыеннарындагы бәрелешләрдә кимендә 7 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG