Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран мәгълүмат чаралары: бәрелешләрдә 10 кеше үлде


Шимбә көнне Иран оппозициясе тарафдарлары һәм полиция арасында чыккан бәрелешләрдә 10 кеше үлгән, йөзләгәне яраланган дип хәбәр итә Иранның дәүләт телевидениесе.

Шул ук вакытта Иранның икенче телевизион ширкәте 13 үлүче турында белдерә һәм булган хәлне полициянең террорчы төркемнәр белән бәрелеше буларак тасвирлый.

Телевизион канал үз хәбәрендә белдерүенчә, баш күтәрүчеләр ике ягулык салу станциясен, мәчетне яндырган һәм полиция постына һөҗүм ясаган.

Элегрәк Иран оппозициясе вәкилләре демонстрациясен тарату өчен полициянең газ һәм су сиптерүе, аларга каршы таяклар куллануы хәбәр ителгән иде. Күзәтүчеләр исә, хөкүмәтнең “Басидж” төркеме хәрбиләре протест чарасында катнашучыларга ут ачты дип бара.

Оппозиция сайлауда хәрәмләшү булды дип, Мәхмүд Әхмәдиниҗатның җиңүенә каршы протест белдерә.
XS
SM
MD
LG