Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сурков сәфәре әле дә актуаль


Русия президенты хакимияте башлыгы урынбасары Владислав Сурковның Уфага сәфәре игътибар үзәгендә кала.

Әлеге сәфәр алдыннан күп кенә мәгълүмат чаралары моны “Московский комсомолец” газетында дөнья күргән Мортаза Рәхимовның әңгәмәсе белән бәйләп аңлаткан иделәр.

Имеш, Сурков Рәхимов белән шул уңайдан очраша. Исегезгә төшерәбез, “Московский комсомолец” газетына биргән әңгәмәсенә Рәхимов федераль хакимият һәм “Бердәм Русия” җитәкчеләрен утка тоткан иде.

Сурков-Рәхимов сөйләшүе ябык ишекләр артында үткән. Сурков үзе бу очрашуны “Московский комсомолец” белән бәйләп аңлатмый. Аның сүзләренчә, бу планлаштырылган очрашу, газет әңгәмәсенең туры килүе очраклы хәл.
XS
SM
MD
LG