Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар мохтарияте “җиң сызгана”


Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте идарәсе әгъзалары җомга көнне үзләренең чираттан тыш утырышын үткәрде. Анда татар мохтариятен рәсми теркәтүдән соң иң тәүдә башкарылырга тиешле эшләр хакында фикер алышу булды.

Әлеге утырышта әйтелүенчә, Башкортстан татарлары бу көннәрдә зур җиңүгә иреште. 2 июль көнне Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте, ниһаять, рәсми теркәлүгә иреште. Моның өчен республика татарлары берничә ел дәвамында көрәш алып барды. Хәтта алар, Уфада бина бирелмәгәч, 2005 елда шушы мохтариятне оештыру конференциясен Мәскәүгә барып үткәргән иде. Шуңа да карамастан, менә 4 ел буе татар мохтарияте теркәлә алмый изаланды. Бу кимчелектә татар оешмалары вәкилләре Башкортстан хакимиятләрен гаепләде. Нәкъ менә алар кушуы буенча Теркәү палатасы татар мохтариятен теркәмәде, дип раслый алар.

“Хәзер инде заманалар үзгәрде, Теркәү палатасы да федераль карамакта, ә аларга Башкортстан түрәләре басым ясый алмый булып чыкты”, ди мохтарият рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин.

Башкортстан татар милли-мәдәни мохтариятен оештыру конференциясе июнь ае башында Уфада узган иде. Анда да республика җитәкчеләре бу җыенны уздыруга бина бирмәде һәм ул ачык һавада үтте. Башкортстан татар милли-мәдәни мохтариятен төзү өчен кирәкле барлык документлар әзерләнде һәм мохтариятнең низамнамәсе кабул ителде. БР татар милли-мәдәни мохтарияте идарәсе рәисе итеп Рамил Бигнов, ә аның урынбасары итеп, җәмәгать эшлеклесе, профессор Мәҗит Хуҗин сайланды. Шулай ук милли-мәдәни мохтариятнең шурасына сигез кеше тәкъдим ителде.

Әле мохтарият идарәсе әгъзалары киңәшмәсендә иң беренчел бурычлар турында сүз барды. Иң мөһиме – хәзер мохтариятнең районннардагы бүлекләре санын һәм аның актив әгъзалары арттыру дип әйтелде. Татар милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрүгә бәйле фикер-тәкъдимнәр дә әйтелде. Аеруча татар яшьләрен яңа оешма эшчәнлегенә җәлеп итү беренчел шарт, дип әйтелде.

Башкортстан татарларының кискен проблемаларын кыю күтәрү һәм аларны хәл итү кирәклегенә басым ясалды. Киләсе елда халык исәбен алу вакытында Башкортстанда татар халкын башкорт итеп яздыруга каршы чаралар хакында да килеште утырышта катнашучылар.
XS
SM
MD
LG