Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урам исеме өчен көрәш


Билгеле хокук яклаучы Николай Швецов урамга Зәки Вәлиди исемен бирүгә каршы.

Уфада күптән түгел берничә урам исеме үзгәртелгән иде. Шул исәптән Фрунзе урамы Зәки Вәлиди урамы итеп үзгәртелгән иде. Николай Швецов моның белән килешми Уфа шәһәре шурасы рәисе Ирек Нигъмәтуллинга мөрәҗәгать юллады.

Анда Зәки Вәлидинең 17 миллион сум акча урлап Ташкентка, аннан Әфганстанга качуы, Урта Азиядә басмачылар хәрәкәтендә катнашып, басмачылар лидеры Әнвәр Пашаны үтертүне оештыруы, шулай ук тагы берничә хәрбине үтертүдә катнашлыгы, фашист Германиясе белән хезмәттәшлеге турында әйтелгән.

Николай Швецов башкала урамына Зәки Вәлиди исемен бирү мантыйкка сыймый дип, аны алыштыруны таләп итә.
XS
SM
MD
LG