Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарның теле кыскара


Башкортстан югары уку йортларында абитуриентларны укырга кабул итү имтиханнарының иң кызган мәле. Кайбер белгечлекләргә гаризалар күп бирелгән булса, икенче берәүләрендә хәтта конкурс та булмавы мәгълүм.

Соңгы елларда Башкортстандагы югары уку йортларындагы татар теле бүлекләренә укырга керергә теләүчеләр саны шактый кимеде. Хәтта аларда конкурс та юк дәрәҗәсендә, бер урынга бер генә кеше имтихан тота, диярлек. Ләкин бу татар балаларының кимүен түгел, ә республикадагы милли сәясәт кайтавазын аңлата, дип белдерә татар мөгаллимнәре һәм галимнәре.

Башкортстан дәүләт университетына һәм Башкортстан дәүләт педагогия университетына татар теле бүлекләренә килүчеләр элекке елларда шактый күп була торган иде. Әмма соңгы өч-дүрт елда аларга килүчеләр саны бермә-бер кимеде. Мисал өчен, Башкортстан дәүләт университетының татар теле бүлегенә былтыр бер урынга нибары 1,2 кеше туры килде. Гадәттәгечә, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә Дүртөйле, Чакмагыш, Яңавыл, Борай, Илеш, Кушнаренко кебек саф татар районнарыннан килүчеләр күпчелекне тәшкил иткән. Укырга килүчеләрнең зур күпчелеге һаман да кызлар.

Быел да Башкортстан дәүләт университетының татар теле бүлегендәге көндезге укытуга егерме кеше урынына нибары 24 кеше гариза язган. Ярый әле читтән торып уку бүлегенә 9 кеше урынына егермедән артык яшь-җилкенчәк гариза тапшырган. Әле имтиханнарга кадәр тагын ике атна бар. Шуңа күрә бу сан тагын да артырга мөмкин. Ә бит әле берничә атна элек кенә татар бүлегенең читтән торып уку төркемен быелдан бетерәләр икән, дигән хәбәрләр дә булып алган иде.

Башкортстан дәүләт университетының элекке мөгаллиме Әхәт Нигъмәтуллинны да татар бүлекләренә укырга керүчеләр саны кимү хәвефләндерә. Мөгаллимлек эшенә, татар яшьләренә белем бирүгә үзенең кырык елдан артык гомерен багышлаган аксакал сүзләренчә, Башкортстан югары уку йортларына укырга керергә теләүче татар балалары саны кимүнең сәбәпләре берничә төрле.
“Иң беренчедән – Башкортстанда татар мәктәпләре саны кими. Ә инде татар мәктәпләре кими икән, димәк татар теле укытучыларына да киләчәктә ихтыяҗ булмаячак. Моның перспективасы юк, дип, әлбәттә инде, яшьләр татар теле бүлекләренә килергә ашкынып тормый. Кемнең инде университет бетереп, эшсез йөрисе килсен”, ди Әхәт Нигъмәтуллин.

Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең татар теле бүлегенә керүчеләр дә азая. Бу кафедраның мөдире Илшат Насыйпов әйтүенчә, әлеге хәлдә мәктәпләр укытучыларының гаебе дә зур. Нәкъ менә алар, киләчәктә татар мәктәпләре һаман азая бара, дигән аңлатма белән татар балаларын югары уку йортларының татар бүлекләренә укырга барудан өркетеп тора, ди Илшат әфәнде.

Әгәр Башкортстанда татарларга карата әлеге милли сәясәт киләчәктә дә дәвам итсә, университетлардагы татар бүлекләрен аянычлы язмыш көтүе бик тә ихтимал, дип белдерә университет һәм академия укытучылары үзләре дә. Ләкин алар моның белән килешергә теләми. Татар балаларын әлегә эшләп килгән татар бүлекләренә укырга килергә өндәп тора алар. Дөнья гел болай бармас әле дип өметләнә татар мөгаллимнәре.
XS
SM
MD
LG