Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Башинформ” яңа җитәкчеле


Башкортстан республикасының төп рәсми матбугат чарасы – “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы да яңа җитәкчене кабул итә.

Бирегә генераль директор итеп моңа кадәр соңгы бер елда Башкортстан хөкүмәте матбугат үзәгенең баш киңәшчесе вазыйфаларын башкарган Юнир Азнабаев килә.

Юнир Азнабаев беренче белеме һәм һөнәре буенча инженер. Уфа авиация институтында белем алган ул. Шулай булса да, соңрак журналистикага тартылган шәхес, кем әйтмешли, физиктан шагыйрь булган.

1992 елда Башкортстан дәүләт телевидениесендә эшли башлый ул. Шуннан соң 2008 елга кадәр төрле телевидение каналларында үзенең иҗади сәләтен чарлады һәм шактый билгеле журналистка әйләнде Юнир әфәнде.

Юнир Азнабаевка кадәр “Башинформ” агентлыгына 19 ел буе Виктор Журавлев җитәкчелек иткән иде. Әле аның хезмәте кайда дәвам итәсе мәгълүм түгел, ул җәйге ялга киткән.
XS
SM
MD
LG