Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимовны һаман “эшеннән алалар”


Соңгы бер ел эчендә кузгалып киткән Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның эшеннән алынуы турындагы фаразлар, раслаулар, гөман кылулар бу атнада да дәвам итте.

Башкортстанда яшәп башкортча иҗат иткән татар язучысы Ибраһим Абдуллинның бер әсәре “Кояш баемый да баемый” дип атала. Башкортстан президенты булган башкорт Мортаза Рәхимовка багышланган байтак язмаларны “Һаман китми дә китми” дигән баш астында тупларга булыр иде.

Чынлап та – федераль дәрәҗәдәге берәр басмада, телевизион каналда Мортаза Рәхимовның кырын эшләренә багышланган материал дөнья күрдеме – интернет һәм газет сәхифәләрен: “Әһә, бу юлы ныклап эләкте, хәзер инде урыныннан алып ыргыталар”, дигән язмалар сырып ала. Вакыт үтә - ә Рәхимов ничек утырган, шулай утыруын дәвам итә.

20 июльдә күп кенә интернет-ресурслар, “Независимая газета”га сылтап, Русия президенты Дмитрий Медведев быел көзгә хәтле, икътисади кризисны авызлыклый алмаган дүрт субъект башлыгын эшеннән алачак, дип язып чыктылар. Бу уңайдан Мортаза Рәхимов та искә алына. Хакимиятләр тарафыннан тыелган, әмма шуңа карамастан эшләвен дәвам итүче ufagub.com сайтындагы “Гуд бай, бабай!” дигән язмада да Рәхимовның президентлык дәверенә ясин чыгалар. Анда расланганча, Рәхимовны август аенда алып ташларга тиешләр.

Бәлки, чынлап та Рәхимов җитәкчелегендәге башкорт хакимлегенә куркыныч янавы көчәйгәндер. Чөнки Рәхимов командасы да җиң сызганып бүгенге режимга дан җырлату эшенә ныклап кереште. Элегрәк дистәләгән Мәскәү журналистын чакырып, сыйлап, “майлап”, республиканың Мортаза Рәхимов җитәкчелегендә котырып чәчкә атканлыгын аңлатсалар да, тегеләре кайткач йә Башкортстанга баруларын оныта, йә орды-бәрде генә берәр мәкалә яза иделәр.

Бу юлы исә үзен “урыс патриоты” дип йөртүче, сәяси йөзен җете кызылдан зәңгәрсуга үзгәрткән, “Завтра” газетының баш мөхәррире Александр Прохановны чакырып китерделәр. Һәм ялгышмадылар да. Әллә “майлау” бик мул булганмы, әллә чынлап та Башкортстанның уңышлары Прохановның ушын алганмы – һәрхәлдә Прохановның Башкортстан президенты турында “Эхо Москвы” радиосы аша ясаган белдерүләре гади генә мактауга яисә югары бәя бирүгә охшамаган иде – алар чиксез соклану, гашыйк булуны хәтерләттеләр.

Проханов башта Башкортстан икътисади өлкәдә бөтен Русиягә үрнәк булырлык дип белдерде һәм болар барысы да Мортаза Рәхимовның акыллы җитәкчелеге аркасында дип раслады. “Бу – гади президент кына булмаган, бу – сәләтле менеджер гына яисә партия тарафыннан күтәрелгән кешенең генә түгел, бу - милләт атасының казанышы”, ди Проханов.
XS
SM
MD
LG