Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан икътисады да йончу


Җомга көнне Уфадагы Конгресс-холл бинасында Башкортстан хөкүмәтенең киңәйтелгән коллегия утырышы булып үтте. Анда быелгы беренче яртыеллык эш нәтиҗәләре тикшерелде.

Киңәшмәдә халык хуҗалыгының һәр тармаклары – сәнәгать тә, авыл хуҗалыгы, транспорт, төзелеш һәм социаль өлкәләр дә тәфсилле бәя алды. Гомум генә йомгак шундый иде – Башкортстан икътисады да, бар дөнья яшәешенең бер өлеше буларак, зур кыенлыкларга дучар, шулай да төшенкелеккә бирелеп утыру ярамый.

Хөкүмәт утырышында премьер-министр Раил Сарбаев, аның урынбасарлары, финанс министры Айрат Гаскәров, сәнәгать һәм тышкы икътисади бәйләнешләр министры Юрий Пустовгаров, икътисад министры Евгений Евтушенко чыгыш ясады. Шулай ук башка ширкәтләр һәм районнар, шәһәрләр җитәкчеләре дә фикер алышуларда катнашты.

Сәнәгать ширкәтләре әлеге катлаулы шартларда аеруча зур авырлык кичерә. Хәтта элек республика бюджетын тулыландыруга байтак өлеш кертүче “Салаватнефтеоргсинтез” ширкәте дә зыянга эшләп ята. Аның генераль директоры Дамир Шәвәлиев чыгышыннан күренүенчә, узган ярты елда ширкәт 3 миллиард сумга якын зыян кичергән. Хәзерге кыенлыклар дәвам итсә, бу ел азагына әлеге күләм тагын да артырга мөмкин дип искәртте Дамир Шәвәлиев.

“Салаватнефтеоргсинтез” ширкәте башлыгы үзләрендәге җитешсезлекләрне заман авырлыклары белән бәйләп аңлатса, республика премьер-министры да, икътисад министры Евгений Евтушенков та ширкәтнең зыянга эшләвен андагы җитәкчеләрнең булдыксызлыгыннан күрүен ассызыклады. Аеруча Раил Сарбаевтан каты эләкте Салават шәһәре нефтехимикларына.

Мәгълүм ки, “Салаватнефтеоргсинтез” ширкәте берничә ел элек Мәскәү карамагына күчкән иде. Аңа директорны да, башка кайбер менеджерларны да Мәскәүдән китерделәр. Моңа да эчләре поша Башкортстан җитәкчеләренең. Әлбәттә, заман авырлыклары да бу данлыклы ширкәтне кыен хәлгә куйды. Кемгә җиңел инде хәзер. Шуңа да ширкәтнең яңа хуҗалары үзләренә республика хакимиятләре тарафыннан булган тәнкыйтьне һәм басымны гадел түгел дип санавын белдерә.

Башкортстан хөкүмәте коллегиясе утырышында башка ширкәтләрнең бүгенге хәленә дә анализ ячалды. Премьер-министр төзелештәге хәлләргә дә канәгатьсезлек белдерде. Быел республикада 2 миллионнан күбрәк квадрат метр торак төзелергә тиеш булса, ярты елда шуның өчтән бере генә башкарылган.

Авыл хуҗалыгы өчен дә быелгы елның авыр булуы билгеләнде һәм халыкны кышкы чорга азык-төлек белән тәэмин итү чараларын бүгеннән үк ныклап күрү кирәклеге әйтелде.
XS
SM
MD
LG