Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: “Рецессиядән чгыу өчен күп айлар кирәк булачак”


Вашингтон – Американ президенты Барак Обама Кушма Штатларга рецессиядән чгыу өчен “әле байтак айлар” кирәк булачак диде. Бу турыда ул шимбә көнне радио аша ясаган атналык чыгышында әйтте.

“Икенче квартал күрсәткечләре көтелгәннән яхшырак булуга карамастан, төшенкелектән тулысынча чыгу өчен әле күп айлар кирәк булачак. Чөнки бу рецессия без уйлаганнан да тирәнрәк булып чыкты”, -- диде ул.

Обама шулай ук эшсезлекнең югары булып калуына да борчылу белдерде. “Эш урыннарын болай югалта барсак, без аякка баса алмаячакбыз”, - дип өстәде ул.
XS
SM
MD
LG