Accessibility links

Сөнгатуллина: Мин Тукайга рәхмәтле!


Зилә Сөнгатуллина башкарган татар җырларын Төньяк Уэлста да, Парижда да, Швейцариядә дә исләре китеп тыңлаганнар. Мәскәүдәге премьерадан соң урамда күтәреп тә йөрткәннәр. 30 июль - җырчының олы бәйрәме иде.

1996 ел. Швейцариядәге икътисади форум. Татарстан Советлар берлеге елларыннан соң тәүге тапкыр чит бер мәмләкәткә чыгып үзенең икътисадын тәкъдим итә. “Республика өчен беренче тапкыр булган әнә шундый зур тарихи икътисади вакыйгада катнашуым белән үземне бик бәхетле саныйм”, ди Зилә Сөнгатуллина. Татар халкының сәнгатен, йөзен күрсәтү, Татарстанны таныту өчен бу чарага Ринат Ибраһимов белән бара ул.

“Анда Равил Моратов та барган иде. Ул: “Безнең эшебез ул кадәр үк булмады. Сез зур эш башкардыгыз. Русия өчен дә, республика өчен дә бик тырыштыгыз”, диде. Чөнки бөтен халык безнең салонда булды. Бөтенесе татарны: җырын, көен, ризыкларын таныды. Без анда алты телдә җырладык. Ул бик шатлыклы һәм шул ук вакытта бик авыр хезмәт булды.

Җыелганнар татарча җырларга бигрәк тә таң калды. Анда Рөстәм Яхинның романсларын да, халык көйләрен дә башкардык. Уйлап кына карагыз кичке 8-дән иртәнге 2-гә кадәр күпме җыр җырланганын. Татар классикасыннан башкарылмаган бер генә композитор да калмады дип уйлыйм. Алар бит барсы да игътибарга һәм югары дәрәҗәгә лаек, берсен җырласаң икенчесе үпкәләр, дип башкардык та башкардык. Бөтен Европа тыңларлык музыка ул татар музыкасы”, дип искә ала Швейцария форумын Зилә Сөнгатуллина.

Башка илләрнең салоннарында магнитофоннардан төрле көйләр генә уйнатып торсалар, Татарстан яхшы итеп калганнарның “борыннарына чиртә”. Ил башлыклары, финанс магнатлары әллә кайлардан ук ишетелеп торган җырларны тыңларга агыла. Җырга, аһәңгә мөкибән киткәннәр икътисади килешүләргә имзаларын салырга да икеләнми.

Татар көйләре Арафатны да сокландырган

Фәләстин башлыгы Ясир Арафат та татар көйләренә колак сала. “Ул бит бөтен кешедән дә аерылып тора торган үзенчәлекле шәхес. Безнең Татарстан һәм кайбер мөселман илләре рәсмиләре Европа илләре вәкилләреннән киемнәре белән аерылмый. Шул ук костюм һәм галстук кия. Ә Ясир Арафат кайда гына бармасын башында милли яулыгы иде. Миңа ничектер ул якын булды. Чөнки үз милләте белән горурланып йөрде”, ди Зилә Сөнгатуллина.

Ясир Арафат 1969 елдан Фәләстин азатлыгы оешмасы рәисе. 1994 елда Арафатка Тынычлык өчен Нобель бүләге бирелә. 1996 елның 20 январендә Фәләстин автономиясендә үткән сайлауларда Ясир Арафат Фәләстин милли хакимият рәисе итеп сайлана. Арафат өчен автономиянең 88%ы тавыш бирә. Фәләстин эчендәге документларда аны президент дип йөриләр. 2005 елда Ясир Арафат вафатыннан соң Фәләстин башлыгы итеп Мәхмүт Аббас сайлана.

Мин - Җәлилнең хатыны


Халыкара икътисади форумда Татарстан һәм Русия данын яклап кайтучы Зилә Сөнгатуллинаны республика күңелсезлекләр белән каршы ала. Театр җитәкчелеге: “Нигә син бардың? Синнән башка да лаеклы кешеләр бар иде”, дип шикаять белдерә башлый. Хәтта эштән китү таләбе дә куела.

“Ул чакта Муса Җәлилгә каршы чыккан дип яктылар. Янәсе, башта “Алтынчәч” операсы куелырга тиеш булган… Әмма миннән башка да дублерлар җитәрлек иде. Аннан соң “Җәлил” операсы буласы булган икән, дип тә сөйләнделәр…

Ул бит Советлар рухы суынып бетмәгән заманалар иде әле. Миңа Муса Җәлилнең хатыныннан катырак эләкте. Миннән гомерем буе Муса Җәлил сезгә кем дип сорыйлар. Мин: “Ул минем ирем”, дим. Чынлап та, 20 елдан артык мин аның хатынын җырладым. Мин – Әминә. Менә Әминәнең кем икәнен, нинди авырлыкларга дучар булганын халыкара икътисад форумыннан кайткач тагын бер кат аңладым”, ди Зилә Сөнгатуллина. Ул вакытларда үзен яклап, алга таба башкаларны рәнҗетмәсеннәр өчен, бөтен артистларның хокуклары киләчәген якларга туры килә аңа.

“Җәлил” Уфада калды


Бүген Җәлил театрының үзендә “Җәлил”не җырламыйлар. Әлеге операны театр Уфада калдырып кайта. Ут күршеләргә иҗади сәфәр, Зилә Сөнгатуллина сүзләренчә, башыннан ук көтелмәгән вакыйгаларга дучар була. Оркестр, җырчылар утырган Туполев – 154 очкычы Уфага барганда биеклеген югалтып кисәк кенә төшә башлый. Инде җиргә төшеп җитәргә күп тә калмый. Ходай рәхмәте белән тагын өскә күтәрелеп киттек, ди Сөнгатуллина.

Үз гомерендә беркайчан да һавага күтәрелмәгән Нәҗип Җиһанов та очкычта була. Ул, гомумән, очкычны хуп күрмәгән. “Җәлил” операсын сәнгать сөюче уфалар көчле кул чабулар, “афәрин”, “бис”, “браво” белән алкышлый. Иртән исә, артистлар Нәҗип Җиһановның мәңгелек йокыга киткәнен белә…

Казанның 1000 еллыгы Парижда


Зилә Сөнгатуллина татар халык җырлары һәм татар композиторларының классик әсәрләре уникаль күренеш дип белдерә. Киләчәктә аларның дөньяны яулаячагына чын күңеленнән ышана ул.

Татарстан башкаласының олугъ юбилее уңаеннан Зилә Сөнгатуллина Париж тамашачысына татарча җырлары бүләк итә. Татар җырларының дөньяны яулардай сихри көчкә ия икәненә күренекле җырчы шунда тагын бер кат инана.

“Парижның иң уртасындагы консерватория залында булачак концертта нәрсәләр җырларга теләвемне сорадылар. Мин программа белән башкарырга тиеш әсәрләрнең ноталарын да җибәрергә тиеш идем. Чөнки пианист аларныкы.

Аларга танышрак булган Чайковский, Рахманинов һәм Рөстәм Яхин әсәрләрен җибәрдем. Яхин дигәч башта икеләнебрәк калган иделәр. Әмма ноталарын алгач, ул вакытта сәясәттә эшләгән Мишель исемле кеше татарча арияләрнең копияләрен сорады. Ул да консерватория бетергән булган. Татарча арияләрне искиткеч шәп әйберләр дип әйтте. Безнең җырларга шаккаткан иделәр.

Рахманинов белән Яхинны беррәттән җырлау үзе ниндидер могҗиза. Рахманиновта да пентатоника чагылышлары бар. Мин үзем аны “бисмилларахманинов” дип шаяртам. Аның әбисе татар булган бит. Пентатоника аның геннарыннан килә. Рахманинов бөек рус композиторы дип санала. Ә Парижда Рөстәм Яхинны ныграк кабул иткән иделәр”, ди Сөнгатуллина.

Аның сүзләренчә, татар җырлары илче! Хәтта илчеләр башкарган вазыйфаларга караганда да зуррак эшләр башкарырга, башка ят милләтләрнең күңелләренә җылылык салырга сәләтле. Моның өчен Париж тәҗрибәсе мисал була ала. Ул вакытта Зилә Сөнгатуллина башкарыласы һәр җырның тәрҗемәсен алдан эшләтеп тамашачыларга таратып чыга.

Төньяк Уэлста да татар моңнарына исләре китә

“Англиядә булган хәл дә әле дә исемдә. Анда Рәшит Мостафинның кечкенә ансамбле һәм кечкенә генә бию төркеме белән барган идек. Без анда чын милли борынгы татар әсәрләре башкардык. Анда бит Төньяк Уэлста бер генә татар да яшәми.

Тын да алмый тыңладылар. Концерт беткәч тә берсе дә торып чыгып китмәде. Алкышладылар да алкышладылар. Без борынгы җырларны кабат башкардык. Үзебезнең татар җырлары өчен горурлык хисе беренче тапкыр әнә шунда туды. Аннан соң курыкмыйча Парижда Рөстәм Яхин әсәрләрен җырладым”, ди Зилә Сөнгатуллина.

Киләчәктә башка илләргә барып җырлаучылар татар халык җырларын, композиторларның классик әсәрләрен күбрәк башкарса, тыңлаучылар җырларның тәрҗемәләре белән дә таныш булса, бу зур хезмәтнең уңышка китерәчәгенә инана ул.

Мәскәү Кирмәнендә “Кара йөзләр”


Бер төркем халыкның ике җырчыны кулларына күтәреп Мәскәү урамы буйлап йөрткәнен күз алдыгызга китереп карагыз әле… Һәм кемнәрне дигез? Сәхнәдә халык “кара йөзләр” дип бәддога укыган Галимә белән Закирны. Хәйдәр Бегичев белән Зилә Сөнгатуллина әнә шундый хөрмәткә лаек була.

“Кара йөзләр” премьерасын тыңларга Кушма Штатлардан, Швециядән, Финляндиядән дә татарлар килгән иде. Аның бит эчтәлеге дә кызганыч. Бу әсәр күңелләрен яралаганмы, әйтә алмыйм. Безне, Хәйдәр белән икебезне “Россия” кунакханәсенә кадәр күтәреп алып кайттылар. Элек артистларны кулда күтәреп йөртәләр дип әйтәләр иде. Андый хәл үз гомеремдә минем белән дә булды. “Сез күтәреп йөртергә лаеклы”, дип безне алып кайттылар”, ди Зилә Сөнгатуллина.

Татарча премьерага Мәскәү үзенчә әзерләнә. Бөтен башкаланы дип әйтерлек “Черноликие” дигән игъланнар белән тутыралар. Мәскәү Кирмәненең 5 мең кеше сыярлык корылтайлар сараена (Дворец съездов) бөтен билетлар алдан ук сатылып бетә. Пәрдә ачылып китә.

“Сәхнәгә чыксак, алдагы рәттә кап-кара кешеләр утыра. Болар нишләп татар музыкасын тыңларга килгән икән дип аптырадык. Беренче акт кына беткән иде берсе дә калмады. Алар “Черноликие” булгач, бу әсәр негрлар турында дип уйлаган. Ул кешеләр үзләренең милли операларын ишетербез дип килгән булган”, ди Зилә Сөнгатуллина.

Күренекле җырчы Татар дәүләт опера һәм балет театрында татарча операларның бик сирәк куелуы белән дә килешми. Безнең даими уйнарлык 15-тән артык операбыз бар дип белдерә ул. Соңгы елларда иҗат ителгән югары сәнгать әсәрләреннән, мисал өчен, “Шагыйрь мәхәбәте”н, традицион татар классик операсы рәтенә куймый. Иң беренче чиратта, зур эшләргә тотынган вакытта классик әсәрләр язу тәҗрибәсе булырга тиешлеген дә ассызыклый.

Бату Мулюковның “Кара йөзләре” дә бер илһам белән генә язылмаган. Һәр ария, операның һәр күренешен язган вакытта композитор башкаручылар белән бергә эшләде. Безнең теләкләрне дә искә алды, ди Сөнгатуллина.

Опера татарга төсме?

“Мин яшь чакта опера яратучы татарлар күбрәк иде. Алар театрны сагынып киләләр, татар операларына һәм Европаның классик операларына да йөри иделәр. Хәзер электән килгән традицияләр югала бара.

Әгәр татарга классикабызны күрсәтмәсәк, тыңлатмасак онытылачак һәм киләчәк буын аны белмәячәк. Шуңа күрә гел пропагандалап тору, радио-телевидениядән татар классикасын, опера музыкасын ишеттерү кирәк. Элегрәк аена бер балет яисә опера тоташ бирелә иде. Хәзер гел җыр һәм фонограмма. Алары да булсын. Әмма зәвыклы чын классик музыка да онтылмаска тиеш”, ди Зилә Сөнгатуллина.


Шаһиморатова – татарның Кабальесы

Күренекле җырчы үзенең укучылары белән горурлана. Һәр яшь башкаручының Ходайдан килгән аһәңен табып, аннан ерак китмичә үстерү бик авыр эш, ди Сөнгатуллина.
Зилә Сөнгатуллина укучысы Максим Аксенов белән


“Консерваториядән 40 -ка якын укучы чыгардым. Алар арасында Мари Иле, Чуашстан операларында җырлаучылар бик күп. Күбесе халык һәм атказанган артистлар. Екатеринбурда төп партияләрдә җырлаучы да минем укучы.

Мариин театры теноры – Максим Аксенов минем укучы. Аны бездә калдырырга да була иде. Иң яхшы талантлар читтә эшләгәнгә йөрәгем яна. Нияз Даутов безне җыйган кебек, барсын да монда опера театрына туплар идем”, ди Зилә Сөнгатуллина.

Альбина Шаһиморатова
Хәзер Кушма Штатларда яшәүче “Хьюстон Гранд-Опера” театры җырчысы Альбина Шаһиморатова шулай ук Зилә Сөнгатуллинаның укучысы. Татарча җырларга өйрәтәм дип башланган эш иде ул, дип җыр галимәсе Альбина белән беренче күрешкән вакытларын искә ала. Һәм бүген ул татарның Кабальесы инде, дип тә өсти.

Альбина югары сәнгать серләрен Казан консерваториясендә Зилә Сөнгатуллинада өйрәнә башлый. 2007 елда Чайковский исемендәге XIII халыкара бәйгедә Шаһиморатова беренче бүләккә, алтын медальгә лаек була.

Дәү әтием – Башкортстанның беренче укытучысы


“Минем дәү әтием Мәхмүт Еникеев Башкортстанның иң беренче укытучысы булган. Ул морзалар нәселеннән. Ул Тукай белән таныш булган. Мин үземнең гаиләм булуы белән Тукайга рәхмәтле дип әйтәм. Чөнки Тукай дәү әтиемә Уфа губернасында кешеләр бик надан, бөтенләй укый да белмиләр, син Мәхмүт шунда бар, дип әйткән.

Дәү әни минем Арча яклары тегүчеләре, уңганнар. Алар шулай ук эш эзләп тегеп йөргәннәр. Алар Башкортстан якларында кавышканнар. Минем гаиләм шуннан килеп чыккан инде”, ди Зилә Сөнгатуллина.

Кечкенә Зиләгә дәү әнисе гел Казан, Казан дип, анда Кирмән бар, Тукай үлгәч без бик еладык, дип сөйли торган булган. Оныкларын җыеп аларга Тукай шигырьләрен укып ала да, күз яшьләрен башъяулыгы почмагына төргән вакытлар әле дә күз алдымда, ди җырчы. Үзенең тормышын Зилә Сөнгатуллина кечкенәдән үк Казанда, бары тик Казанда гына итеп күз алдына китерә.

Әти-әнисе, укытучылар, кечкенә Зиләне гадәти мәктәпкә түгел, ә ятим балалар тәрбияләнүче интернат мәктәпкә бирәләр. Бу мәктәптә барсы да була. Музыка, бию, спорт мәктәпләренең синтезын хәтерләтә ул. Ул вакытлар өчен шәһәр мәктәпләре өчен дә үрнәк булырдай әлеге белем учагы бөтен Башкортстанга билгеле була. Аны тәмамлагач Зилә Сөнгатуллина җыр сәнгате биеклекләрен яулау өчен Казанга килеп консерваториягә укырга керә.

Әвәл халык җыры


Белемем, хезмәтем белән опера сәнгатенә якынрак булсам да, иҗат концертымны татар халык җыры белән ачып җибәрәчәкмен, ди Зилә Сөнгатуллина. Олы юбилее уңаеннан әлеге тамаша ноябрь аенда көтелә.
Татарстанның, Каракалпакстанның, Русиянең халык артисты, Тукай һәм Дәүләт бүләге иясе Зилә Сөнгатуллина 1949 елда Башкортстанның Насибаш авылында туа. 1973 елдан Татар опера һәм балет театрында җырлый башлый. Бүген консерватория профессоры, ялгыз җырлау кафедрасы мөдире.
XS
SM
MD
LG