Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган тел дә читтә калмый


Татарстан балалары мәктәпкә кергәнче үк чит телләрне өйрәнә башламакчы. Җитәкчеләр татар телен дә читтә калдыру ягында түгел.

19 августта Татарстан укытучыларының август киңәшмәсе узачак. Президент катнашлыгында булачак чара мәктәп яшенә кадәр булган балаларны укытуга багышланган җыелыштан башланып китте. Очрашуда һәр районның мәктәпкәчә тәрбия эшен җитәкләүчеләр килде.

Республиканың мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин сүзләренчә, бүген Татарстанда мәктәп яшенә кадәр булган балаларны укыту өчен 1928 мәктәп бар. Шуларга 160 меңнән артык бала йөри икән. Әмма балаларын бакчага урнаштыру өчен еллар буе чират көтүче ата-аналар күп.

1990 еллар ахырында сабыйлар аз туу сәбәпле, районнарда, шәһәрләрдә дә бик күп балалар бакчалары ябыла. Мисал өчен, халыкның кимүе аркасында республиканың Апас, Югары Ослан, Арча районнары балалар бакчаларында урыннар артып калса да, шәһәрләрдә хәлнең киресе күзәтелә.

Быелга балалар бакчасына урнашу өчен 20 мең бала чират көтә. Бу сан 2007 ел башында 23 мең булган икән әле. Күп очракта яшь ярымлык - өч яшьлек балалар арасында чират зур.

Мәсәлән, бер Казан шәһәрендә генә дә чиратта торучылар 15 мең тирәсе. Чаллыда бу сан 800-дән, ә Чистай, Биектау, Әгерҗе районнарында 300-дән артып китә, ди министр.

“Һәрбер сан проблемасы хәл ителмәгән бала, гаилә барлыгын күрсәтә”, ди Мостафин.

Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстанда дәүләтнеке булмаган балалар бакчалары да бар. Аларга исә балаларның 3%-ы йөри.
Әмма ничек кенә булмасын 7 яше тулмаган балаларны тәрбияләү өчен федераль үзәк акчаны мулдан ук биреп бетерми икән. Алай да Татарстан бу мәсьәләне үзенчә чишүгә ирешкән.

Казан мэры Илсур Метшин тырышлыгы белән бәйгеләрдә җиңү яулаган, милли мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән тәрбиячеләргә 30 мең сум күләмендә грантлар бирелә. Әлеге гамәлләр тәрбияче һөнәренең дәрәҗәсен үстерергә ярдәм итә, ди җитәкчеләр. Илдә икътисади кризис дәвам итсә дә, быел да Татарстан ягыннан бу өлкәгә ярдәм шул килеш калачак.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Хәдиуллин фикеренчә, балалар бакчалары белем бирү урыны булырга тиеш түгел. Биредә балаларны тәрбияләргә кирәк, диде ул. Чөнки зур басым аркасында балаларның сәламәтлеге көннән-көн бозыла икән.
2009 елда Казанда 5 балалар бакчасы төзелергә тиеш булган. Әмма Илсур Хәдиуллни сүзләренчә, шуларның берсе генә сафка басачак. Бу икътисади кризис белән бәйле.

Хәзер Казанда татар телен өйрәтә торган 69 балалар бакчасы бар икән. Балалар инглиз, алман телен өйрәнсә дә, татар телен үзләштерүдә кыенлыклар барлыгын тагын бер тапкыр барыгызның да исенә төшерәм, диде Мостафин.

Татар бакчаларында тәрбия эшләренең урысча алып барылуы турында күпләр зарлана. Журналист Искәндәр Сираҗи да әлеге мәсьәлә белән очрашкан. Кызлары татар бакчасыннан урысча сөйләшеп кайта башлагач, ул җитәкчеләр янына барырга мәҗбүр була.

Аның фикеренчә, бакчаларда тәрбия эшен авыл хатын-кызлары алып барырга һәм һәр ата-ана аяк терәп тәрбиянең татарча алып барылуын таләп итәргә тиешләр.
XS
SM
MD
LG