Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида шәһәр көне яңгыр астында үтте


Омскида шәһәр көне тәүлек буена коеп торган яңгыр астында бәйрәм ителде. Явым булуга кармастан, ниятләгән чараларның күпчелеге узды.

Август аеның беренче ял көннәрендә Омскида шәһәр көне билгеләнә. Гадәттә ул төрле чаралар белән зур күләмдә бәйрәм ителә.

Чараларның иң күләмлесе дип, шәһәр көненә туры китереп үткәрелгән Халыкара Себер марофонын әйтергә була. Быел ул 20-нче мәртәбә үткәрелде һәм, башка еллардагы кебек, күп санлы спортчылар, кунаклар һәм Омски йөгерүчеләре катнашлыгында үтте. Стартка чыгучылар саны 11 меңнән артык булды. Ә катнашучылар Русиянең төрле төбәкләреннән һәм 16 чит илдән булдылар.

Ахырда, гадәттәгечә, төрле дистанцияләрдә җиңүчеләр билгеләнде, бүләкләүләр бирелде. Бүләкләр саллы гына иде. Төп дистанциядә - 42 км 195 метр арада беренче булган ир-атка һәм хатын-кызга марафонның иң зур бүләге – “Шкода” җиңел машиналары бирелде.

Бәйрәм көннәрендә шәһәрдә төрле күргәзмәләр эшләде. “Спорт, яшьлек, сәламәтлек” дип исемләнгән күләмле күргәзмәләр “Континент” сәүдә-күргәзмә комплексында һәм “Авыл хуҗалыгы күргәзмәләре” паркында оештырылган иде. Анда экспонатлар белән танышып йөрүдән тыш, шунда ук барган спорт уеннарында, конкурсларда һәм төрле ярышларда катнашырга мөмкин булды.

Шәһәрнең кайбер китапханәләрендә, музейларында, мәдәният йортларында, сәнгать мәктәпләрендә дә җирле язучыларга, рәссамнарга, сәнгать эшлеклеләренә, төрле танылган шәхесләргә багышланган күргәзмәләр эшләде.

Гомумән, шәһәрнең барлык округлары да бәйрәм чараларыннан гөрләп торды. Төрле коллективларның чыгышлары, спорт ярышлары, мастер-класслар, уеннар, викториналар һәм күңел ачулар бихисап булды.

Ленин округы мәйданындада быел милли коллективларның чыгышлары да каралган иде. Анда коллективлар үзләренең мәйданчыкларын булдырып, анда палаткалар корып, милли ризыклар һәм милли атрибутлар күргәзмәләре оештырдылар. Милли ризыкларны сатып алырга да мөмкин иде. Теләгән кешеләр татар, казакъ, әрмән, латыш, алман һәм башка халыклар ризыкларын татып карый алдылар.

Татар ашларын “Умырзая” коллективы әзерләп килгән иде. Алар халыкка чәкчәк, өчпочмак, коймак, пәрәмәч, кош теле кебек тәмле ризыклар тәкъдим иттеләр.

Татарлар мәйданчыгында ансамбльнең яшьләре кайбер сабантуй уеннары да оештырдылар: тамаша кылучылар белән бергәләп аркан тарттылар, сулы чиләк-көянтә күтәреп йөгерделәр, капчык киеп узыштылар.

Бәйрәм барышында вакытлыча сибәләп киткән яңгыр кешеләрнең күңелләрен төшермәде, аңа игътибар итүче дә булмады.

Ә якшәмбе көнне яңгыр иртәдән-кичкә кадәр барды. Бәйрәм барышына ул үзгәреш кертми калмады: чараларның кайберләре кыскартылды, кайберләре үткәрелми калды. Мәсәлән, “Яшел утрау” күңел ачу-ял паркында ниятләнгән милли коллективлар концерты булмады. Төрле коллективлар, шул исәптән татарлар да, килгән автобусларында, озак кына һаваның ачылганын көтеп утырганнан соң, чыгыш ясамыйча, өйләренә таралышты.

Дөрес, өстән яңгыр явып торуга карамастан, Соборный дип исемләнгән үзәк мәйданда парад оештырылды. Шәһәрнең үзәк урамнарыннан махсус тегелгән купшы киемнәрдә, кулларына кулчатырлар тоткан үзешчән сәнгать коллективлары, спортчылар узды. Парадта “Умырзая” ансамбле яшьләре дә катнашты.

Шәһәрнең “Иске крепсть” мәйданында да бәйрәм чаралары барды. Анда боргы кычкыртып, тамашачыларны бәйрәмгә чакырып тордылар. Мәйдан уртасында борыңгы киемнәрдә көрәшчеләр көч сынашты, төрле тарихи күреншләр күрсәтелде. Патша заманы гаскәриләре тантаналы йөреш алымнарын, ә һөнәр ияләре үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Шәһәр башлыгы быел омскиларга кыйммәтле “бүләк” тә әзерләгән иде - танылган җырчы Николай Басковның концертын бушлай карау мөмкинлеге булдырган иде. Дөрес, тамашачы өчен бушлай булса да, “Концерт шәһәр казнасына берничә миллион рубльгә төшкән”дигән сүз йөри халык арасында.

Басковның концерты күптән түгел ачылган, 10 мең тамашачыга исәпләнгән “Арена” спорт комплексында узды. Керү чакыру кәгазьләре белән иде. Ул кәгазьләр кемгә, ни күләмдә бирелгән, ансы билгеле булмады. Һәрхәлдә, милли оешмалар җитәкчеләренә, сорап карасалар да, чакыру кәгазьләре бирелмәде.

Менә шулай, туктамыйча явып торган яңгыр астында узды быел Омскида шәһәр көне.

Әйтергә кирәк, Омски ягында яңгырлар инде берничә атна буена бара. Бу хәл омскиларга зур проблемалар да алып килде – шәһәрнең кайбер урамнарын, йортларын су басты.

Авыл халкына да уңайсызлыклар алып килде яңгырлар: чапкан печәннәр кипми, җыелмый, череп ята, үсеп утырган бәрәңге-кишер-чөгендерләрнең дә чери башлавулары ихтимал, игеннәр белән ни булыр – бу да сорау астында.

Менә шулай, кемнәрдер “Яңгыр яу-яу” дип ялварганда, омскилар “Яңгыр тукта, кояш чык”, дип ялыналар. Тиз көннәрдә табигатьтә уңай үзгәрешләр булырмы, көннәр ачылырмы, әлегә әйтүе кыен. Һәрхәлдә, һәркем яхшылыкка өметләнә.

XS
SM
MD
LG