Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халыкны биздерү". Ни өчен динчеләр Хәтер көнен яшереп үткәрә

Казан Кирмәнендә дога кылу, 22 апрель 2024
Казан Кирмәнендә дога кылу, 22 апрель 2024

22 апрельдә Татарстан мөфтияте Хәтер көне дип аталган чара үткәрде. Дин әһелләре хиҗри календарь нигезендә Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән саклаучыларны инде дүртенче тапкыр искә ала. Төп чара Кол Шәриф мәчетендә һәм Сөембикә манарасы янында узды, ләкин намазда да, дога кылуда да чалма-чапанлылардан кала гади халык бик күренмәде. Шул ук вакытта, 30 елдан артык Хәтер көнен оештырып килгән милли хәрәкәткә инде икенче тапкыр Казанны яклаучыларны искә алырга рөхсәт итмиләр. Хәтер көне милләтчеләрдән динчеләр кулына төшүе нинди нәтиҗәләргә китерде?

22 апрельдә, Шәүвәл аеның 13нче көнендә Татарстан мәчетләрендә Хәтер көне узды, дип хәбәр итте Татарстан мөфтияте. Аның төп чарасы Кол Шәриф мәчетендә һәм Сөембикә манарасы янында үтте. Башта мөселманнар өйлә намазы укыды. Әйтергә кирәк, 1 700 кеше сыйдырышлы мәчеттә намаз кылучылар бары дүрт саф кына кора алды: чама белән 100ләп кеше. Гыйбадәтханәгә килүчеләр нигездә чалма-чапан кигән өлкән яшьтәге муллалар иде. Намазны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин алып барды. Шуннан соң мәчеткә җыелган халык Казан ханнары җәсәдләре җирләнгән урынга һәм Сөембикә манарасы янына юнәлде. Биредә чараның төп өлеше узды. Каберлек янында Коръән сүрәләре укылды һәм Казанны алганда шәһит киткәннәргә, төрле вакытларда һәлак булган татар халкы батырлары рухына багышлап дога кылынды.

Ни өчен көчле ресурслары булган Татарстан мөфтияте Хәтер көнен шулай яшерен генә халыкны җыймыйча үткәрде? Төрле сәбәпләре бар. Беренчедән, Хәтер көне узачагы турында алдан игълан итү булмады. Икенчедән, чара эш вакытында узды. Өченчедән, ел саен вакыты үзгәреп торган чараның кайчан узачагы анык түгел: халык бит һиҗри түгел, милади календарь белән яши.

Дүрт ел элек — 2021 елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең аксакаллар шурасы һиҗри календарь нигезендә Хәтер көнен уздырырга тәкъдим итте. Ел саен аның датасы үзгәреп барды: ул Рамазан ае тәмамланганнан соң ике атна узгач, Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтелә башлады. Мөселман календаре нигезендә, 959 елда Казан нәкъ менә шул көнне яулап алынган.

Ул вакытта галим Дамир Исхаков Хәтер көнен дога кылу форматында уздыру тәкъдиме хакимияттән төшерелгән дип сөйләгән иде.

Мөфтиятнең аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов ул вакытта бу чара октябрь аенда уза торган Хәтер көненә альтернатива түгел дип белдергән иде.

Иң кызыгы — шул елны Татарстан хакимиятләре 30 ел дәвамында милли хәрәкәт тарафыннан митинг рәвешендә оештырып килгән Хәтер көнен үткәрергә соңгы тапкыр рөхсәт биргән булып чыкты. 2021 елда милли хәрәкәт һәм Хәтер көнен оештырган Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) зур басымга дучар булды. Башта Казан хакимияте аны оештырырга рөхсәт бирмәде, соңрак җәмәгатьчелек ризасызлыгыннан соң Тинчурин паркында җыелырга мөмкинлек туды.

Хәтер көне: 1990-2022

Аңарчы тар даирәләрдә генә искә алынган хәтер көнен 1990нчы елның 14 октябрендә Казанда зурлап уздыралар. Шәһәр үзәгендәге ирек мәйданындагы митингтан соң меңнәрчә кеше Казан кирмәненә, Сөембикә манарасы янына кузгала. Анда Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән яклап һәлак булганнар рухына дога кылалар.
1/20 Аңарчы тар даирәләрдә генә искә алынган хәтер көнен 1990нчы елның 14 октябрендә Казанда зурлап уздыралар. Шәһәр үзәгендәге ирек мәйданындагы митингтан соң меңнәрчә кеше Казан кирмәненә, Сөембикә манарасы янына кузгала. Анда Казанны Явыз Иван гаскәрләреннән яклап һәлак булганнар рухына дога кылалар.
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
Казан Кирмәненә якынлашу. 14 октябрь 1990
2/20 Казан Кирмәненә якынлашу. 14 октябрь 1990
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
Казан кирмәнендә, 14 октябрь 1990.
3/20 Казан кирмәнендә, 14 октябрь 1990.
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
Хәтер көне җыеннары Татарстанның башка шәһәрләрендә дә уза. Чаллы. 1990
4/20 Хәтер көне җыеннары Татарстанның башка шәһәрләрендә дә уза. Чаллы. 1990
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
Казан кирмәнендә шәһәрне басып алучылардан яклаучыларны искә алу. 1991 ел. Хәтер көне җыеннарында катнашучылар артканнан арта бара. Татарлар башка шәһәр һәм районнардан да, күрше төбәкләрдән дә җыела.
5/20 Казан кирмәнендә шәһәрне басып алучылардан яклаучыларны искә алу. 1991 ел. Хәтер көне җыеннарында катнашучылар артканнан арта бара. Татарлар башка шәһәр һәм районнардан да, күрше төбәкләрдән дә җыела.
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
1993 елда Казанга татарларның Хәтер көне җыенына башкортлар да килә.
6/20 1993 елда Казанга татарларның Хәтер көне җыенына башкортлар да килә.
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев Ирек мәйданына җыелган халык алдында. 1994 ел
7/20 Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев Ирек мәйданына җыелган халык алдында. 1994 ел
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
Берничә елдан Хәтер көне җыенына килүчеләр акрынлап кими башлый. Ирек мәйданы. 13 октябрь, 2008
8/20 Берничә елдан Хәтер көне җыенына килүчеләр акрынлап кими башлый. Ирек мәйданы. 13 октябрь, 2008
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
15 октябрь, 2010
9/20 15 октябрь, 2010
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
Казан кирмәнен яклап һәлак булганнарны искә алу. 15 октябрь, 2010.
10/20 Казан кирмәнен яклап һәлак булганнарны искә алу. 15 октябрь, 2010.
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
Ирек мәйданында соңгы Хәтер көне җыены 2012 елда уза. Татарстанда хакимият биналары янында урам җыеннары уздыруны тыючы канун кабул ителгәннән соң Ирек мәйданында хәтер көне митинглары тыела.
11/20 Ирек мәйданында соңгы Хәтер көне җыены 2012 елда уза. Татарстанда хакимият биналары янында урам җыеннары уздыруны тыючы канун кабул ителгәннән соң Ирек мәйданында хәтер көне митинглары тыела.
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
2013 елдан Хәтер көне митингы һәм урам җыеннары Камал театры янында уза башлый.
12/20 2013 елдан Хәтер көне митингы һәм урам җыеннары Камал театры янында уза башлый.
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
Митингтан соң Мәрҗани мәчете янына кузгалалар. 12 октябрь, 2013 ел.
13/20 Митингтан соң Мәрҗани мәчете янына кузгалалар. 12 октябрь, 2013 ел.
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
Камал театры янындагы соңгы Хәтер көне җыены. 15 октябрь, 2016
14/20 Камал театры янындагы соңгы Хәтер көне җыены. 15 октябрь, 2016
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
Шәһәр үзәгеннән тәмам куылган Хәтер көне җыены Тинчурин паркында беренче мәртәбә 2017 елның 14 октябрендә уза.
15/20 Шәһәр үзәгеннән тәмам куылган Хәтер көне җыены Тинчурин паркында беренче мәртәбә 2017 елның 14 октябрендә уза.
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
Тинчурин паркы. 13 октябрь, 2018
16/20 Тинчурин паркы. 13 октябрь, 2018
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
2020 елда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне җыены уздыру турында мөрәҗәгатьне кире кага. Татар иҗтимагый үзәге активистлары бу җыенны уздыру өчен рөхсәт алуга мәхкәмә аша гына ирешә ала. 2020 елның 15 октябрендә бер төркем татарлар Яшел Үзән районы Югары Урысбага авылында Хәтер көнен искә ала.
17/20 2020 елда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне җыены уздыру турында мөрәҗәгатьне кире кага. Татар иҗтимагый үзәге активистлары бу җыенны уздыру өчен рөхсәт алуга мәхкәмә аша гына ирешә ала. 2020 елның 15 октябрендә бер төркем татарлар Яшел Үзән районы Югары Урысбага авылында Хәтер көнен искә ала.
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
2021 елда Татар иҗтимагый үзәге Татарстан Дәүләт шурасыннан Хәтер көнен тарихи көн буларак канун нигезендә рәсмиләштерүне сорап Камал театры янында пикет оештыра.
18/20 2021 елда Татар иҗтимагый үзәге Татарстан Дәүләт шурасыннан Хәтер көнен тарихи көн буларак канун нигезендә рәсмиләштерүне сорап Камал театры янында пикет оештыра.
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
Тинчурин паркында узган соңгы хәтер көне җыены. 15 октябрь, 2021 ел. Соңгы хәтер көне җыеннарындагы чыгышлары өчен берничә татар активистына һәм бу җыеннарны оештыручы Татар иҗтимагый үзәгенә мәхкәмә штрафлар сала. Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге әлеге җыеннардагы чыгышлар өчен экстремистик оешма булуда гаепләнеп, тыела.
19/20 Тинчурин паркында узган соңгы хәтер көне җыены. 15 октябрь, 2021 ел. Соңгы хәтер көне җыеннарындагы чыгышлары өчен берничә татар активистына һәм бу җыеннарны оештыручы Татар иҗтимагый үзәгенә мәхкәмә штрафлар сала. Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге әлеге җыеннардагы чыгышлар өчен экстремистик оешма булуда гаепләнеп, тыела.
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
Татар иҗтимагый үзәге тыелганнан соң, быел Хәтер көне җыенын уздыручы оешма юк. 2022 елның 12 октябрендә берничә татар гына Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасына килеп, шәһәрне Явыз Иван гаскәрләреннән яклаганда һәлак булганнары рухына дога кылды. Шулай да 15 октябрьдә Казанда һәм дөньяның кайбер шәһәрләрендә Хәтер көненә багышланган пикетлар узды.
20/20 Татар иҗтимагый үзәге тыелганнан соң, быел Хәтер көне җыенын уздыручы оешма юк. 2022 елның 12 октябрендә берничә татар гына Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасына килеп, шәһәрне Явыз Иван гаскәрләреннән яклаганда һәлак булганнары рухына дога кылды. Шулай да 15 октябрьдә Казанда һәм дөньяның кайбер шәһәрләрендә Хәтер көненә багышланган пикетлар узды.
Азатлык Хәтер көннәре тарихына фотогалерея аша күз салырга тәкъдим итә.
Previous slide
Next slide

Аңа кадәр татар зыялылары Хәтер көнен рәсмиләштерүне сорап Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Хәтта депутат, язучы Ркаил Зәйдулла Татарстан парламенты утырышында Хәтер көнен рәсмиләштерү мәсьәләсен күтәреп чыгыш ясады.

2021 елгы Хәтер көненнән соң ТИҮгә һәм милли хәрәкәт вәкилләренә карата басым башланды. Прокуратура матәм көне митингында яңгыраган фикерләрне тикшерде, ел азагында мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка тартты.

2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң милли хәрәкәткә каршы басым көчәйде. Татарстанда эшләүче куәт оешмаларының ТИҮ белән көрәше җәйгә кадәр дәвам итте. Нәтиҗәдә, 2022 елның 10 июнендә ТИҮ "экстремистик оешма" дип табылды һәм бетерелде.

2022 елда Казанда Хәтер көнен оештырырлык оешма да юк иде, Казанның башкарма комитетына урын сорап гариза язарлык кеше дә табылмады. Матәм чарасы кыл өстендә эленеп калды.

Былтыр 15 октябрьдә бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре Кол Шәриф мәчетенә килде, аннары Сөембикә манарасы янына җыелып рәсми булмаган төстә үткәрде. Хәтер көне чаралары чит илләрдә дә узды.

Хәтер көне: 1990-2020
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

Шулай итеп, 2021 елда Татарстан мөфтиятенең Хәтер көнен үзенчә үткәрә башлавы, чыннан да, милли хәрәкәт чарасына альтернатива итеп корырга теләве хәзер ачык күренә. Сәясәт белгече Руслан Айсин бу дәүләт кушуы белән халыкны Хәтер көненнән биздерү өчен махсус эшләнә дип саный. Бу — бары дин әһелләре кулы белән башкарыла.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Һичшиксез, бу дәүләт белән килешенгән, чөнки безнең мөфтият Кирмән кушмыйча бармак та селкетми. Аны һиҗри календарь белән үткәрү авыр, чөнки вакыты үзгәреп тора һәм бу хакта кешеләр белми кала. Мөфтиятнең Хәтер көне чарасы дини кысаларда, ягъни дога кылу белән чикләнә. Милли хәрәкәт 90нчы еллар башыннан бирле үткәреп килгән матәм көне — сәяси чара иде. Ул үзенә тарихи да, дини төсмерләрне дә алды.

Бу махсус халыкны биздерү өчен эшләнелә. Менә, халык килми, диячәкләр. Аларча, халыкның сәяси үзаңы әкренләп бетерелергә тиеш. Мәсәлән, аны җомга яки ял көнне уздырып була иде. Ник дигәндә, ул — символик дата. Казан ханлыгы бер көн эчендә генә басып алынмаган, сугыш 2-3 ел барган. Җомга көнне оештырылса, мөфти халык белән шыгрым тулы мәчетләрдә кылычын күтәреп сөйләсә, бу бөтенләй башкача, көчле булыр иде. Шундый ук чараны Мәрҗани, Гали мәчетләрендә дә үткәрергә мөмкин. Әлеге мәйданнарда күргәзмә оештырырга, галимнәр белән җыен үткәрергә яисә җомга алдыннан галимнәргә сүз бирергә булыр иде. Болар эшләнмәде. Доганы һәркем кыла ала. Әгәр дә халыкка алдан игълан ясалмаса, бу чараның мәгънәсе нидә? Шуңа күрә, минемчә, бу халыкны биздерү өчен махсус шулай эшләнә.

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG