Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте Хәтер көне чараларын шәһәр үзәгендә уздыруга рөхсәт бирмәгән


Казан башкарма комитеты Фәрит Зәкиевнең 15 октябрьдә Хәтер көне митингын уздыру өчен биргән белдерүендә күрсәтелгән үзәктәге өч урынны да кире каккан. Шул ук көнне үзәктән Казан Кирмәненә таба йөреш уздыру тәкъдименең маршрутын да килештермәгән.

4 октябрь кичендә Казан хакимияте ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевнең 15 октябрьдә Казанның Бауман урамы сәгать яны, Пушкин урамы Вахитов һәйкәле яны яисә Татарстан урамы Камал театры янында Хәтер көне митингын уздыруны килештермәгән. Хакимият әлеге митингны башкаланың Тинчурин паркында оештыруны тәкъдим иткән.

Зәкиевнең Хәтер көне митингыннан соң Казан үзәгеннән Кирмәнгә таба йөреш уздыру тәкъдимен дә килештермәгән. Йөрешне Тинчурин паркындагы фонтан янында оештыруны тәкъдим иткән. Бу хакта Азатлыкка Фәрит Зәкиев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Казан башкарма комитеты соралган урыннарда ул көнне башка чаралар уздырылачак дип белдергән. Үзәктә йөрешне килештермәүнең сәбәбе дип коронавирус аркасында чарада катнашачак кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен җитәрлек чаралар күрелмәү, катнашучыларның иминлегенә куркыныч янау аталган.

Зәкиев Хәтер көне митингын Тинчурин бакчасында уздыру тәкъдиме белән риза булмауларын, әмма ризалашмыйча башка юллары калмавын әйтте.

"XVI гасырда Явыз Иван чорында татарларны Кабанның икенче ягына куганнар бит әле. Хәзер нәкъ менә шундый хәл кабатлана, безне кабат Кабан артына, шәһәр читенә куалар. Мин моны татарларны икенче сорт кеше итеп күрсәтү, түбәнсетү дип бәялим. Ә йөрешне Тинчурин паркындагы фонтан янында уздыруны тәкъдим итү ул инде бөтенләй мыскыл итүгә тиң", дип белдерде Зәкиев.

Фәрит Зәкиев башкарма комитетның әле хатына 5 октябрьдә җавап бирергә кирәк булуын әйтте.

Зәкиев Казан башкарма комитетына 15 октябрьдә Казан үзәгендәге өч урында Хәтер көне митингын уздыру һәм аннан соң Ирек мәйданыннан башлап Зур Кызыл урамы буенча Батурин урамын үтеп Казан Кирмәненә таба йөреш уздыру өчен шәхсән үз исеменнән белдерүне 1 октябрьдә тапшырган иде.

Хәтер көне

Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.

Казанда 1989 елдан бирле уздырыла. Баштагы елларда Ирек мәйданында уза. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.

Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирмәү сәбәпле, ул башта "Казан" милли-мәдәни үзәге (хәзерге Милли китапханә бинасы) янындагы мәйданга, аннары Камал театры каршына, аннары Тинчурин бакчасына күчерелде.

Соңгы тапкыр Хәтер көне чарасы 2021 елда Тинчурин бакчасында үтте. 2022 елдан башлап чараны уздыру рөхсәт ителми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG