Accessibility links

Казанда Хәтер көне митингы узды


Хәтер көне чарасы, 2021 елның 15нче октябре
Хәтер көне чарасы, 2021 елның 15нче октябре

Чарада кабул ителгән резолюциядә Хәтер көнен рәсмиләштерүне таләп иттеләр.

15 октябрь Казанның Тинчурин бакчасында Хәтер көне чарасы узды. Анда 250дән артык кеше катнашты. Казаннан тыш Чуашстаннан, Башкортстаннан вәкилләр булды. Чаллыдан бер төркем активист килде.

Хәтер көне митингында кабул ителгән резолюциядә чарада катнашучылар 1992 елгы Татарстан Конституциясен кире кайтаруны таләп итте. Шулай ук Русия Дәүләт җыенындагы Татарстаннан сайланган депутатлардан, Татарстан Дәүләт шурасы депутатларыннан Татарстан президенты атамасын юк итү турында канун өлгесенә кискен каршы чыгуны сорады.

Моннан тыш, резолюциядә Татарстан президенты һәм Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары 15 октябрь Хәтер көнен рәсмиләштерергә тиеш диелә.

Резолюциядә әйтелгәнчә, 90нчы елларда яулып алынган казанышлар юкка чыгарылды. "Татар телен дәүләт теле итә алмадык, Татарстан парламенты мөстәкыйльлеген югалтты, Русия һәм Татарстан арасындагы Шартнамә юк ителде. Татарстан дәүләтенең исеме генә калды", диелә документта.

Чараны оештырган Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев үзенә карата барган мәхкәмә эшләре сәбәпле, митингны читтән генә күзәтә алды.

Митингта милли хәрәкәт вәкилләре Галишан Нуриәхмәт, Абдуллаҗан Җәләлов, Зиннур Әһлиуллин, шагыйрьләр Нәҗибә Сафина, Фәнил Гыйләҗев, җырчылар Флюра Талипова, Миңгол Галиев, Искәндәр Биктаһиров чыгыш ясады.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Хәтер көне уздыруны сорап биргән белдерүдә Казан үзәгендәге өч урынны хакимият килештермәде. Сентябрь башында татар зыялылары Хәтер көнен рәсмиләштерүне сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде.

2020 елда хакимият Хәтер көнен уздырмау омтылышын ясады. Казан мэриясе Хәтер көнен уздыруга элегрәк биргән рөхсәтен кире алды, бу прокуратура таләбе белән аңлатылды. ТИҮ активистлары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте, нәтиҗәдә чараны үткәрергә рөхсәт ителде, ул 18 октябрь Тинчурин бакчасында узды.

Элегрәк Татар иҗтимагый үзәге дә Хәтер көнен Татарстанның рәсми истәлекле көннәр исемлегенә кертүне сорап мөрәҗәгать итте. ТИҮ 2021 елдан башлап Хәтер көне һәрвакыт 15 октябрьдә узачак дигән карар кабул итте.

12 октябрьдә бер төркем татар активисты Сөембикә манарасы янына җыелып 1552 елда Явыз Иван гаскәре Казанны басып алганда шәһит киткәннәрне дога укып искә алды. Чарада унлап активист катнашты һәм ул экскурсия рәвешендә үтте.

Берничә ай элек Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы Хәтер көнен шәүвәл аеның 13 көнендә билгеләргә тәкъдим итте. Шура рәисе Айрат Әюпов Рамазан ае тәмамланганнан соң, имамнар Казан Кирмәненә җыелып, ханнар җирләнгән төрбә янында дога кылуны гадәткә кертергә чакырды. Аның фикеренчә, бу чара октябрь аенда уза торган Хәтер көненә альтернатива түгел. Әлегә аны уздыруның төгәл форматы билгеләнмәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG