Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cарытау мөфтие алышынды: 32 ел рәислек иткән Мөкаддәс Бибарсов вазифасыннан китте


Мөкаддәс Бибарсов
Мөкаддәс Бибарсов

Диния нәзарәтенең низамнамәсе үзгәртелде һәм мөфтият турыдан-туры мөфти Равил Гайнетдин карамагына күчте.

Бүген, 23 апрельдә Сарытау өлкәсе Диния нәзарәтенең Корылтае узды. Мөфтиятнең яңа рәисе итеп Рәсим Хуҗаәхмәтов сайланды. Моңа кадәр 32 ел мөфти булып торган Мөкаддәс Бибарсов вазифасыннан китте. Бу хакта Русия Диния нәзарәте хәбәр итә.

Корылтайда Русия Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән аның беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов каташкан. Ул Сарытау мөфтиятенә нигез салган Мөкаддәс Бибарсовка рәхмәт сүзләрен белдергән. Алга таба Бибарсов кайда эшләячәге әйтелми.

Корылтай барышында мөфтият һәм төбәктәге мәчет-мәхәллә әгъзалары яңа рәис итеп Рәсим Хуҗаәхмәтовны сайлаган. Моннан тыш, делегатлар Сарытау мөфтиятенең низамнамәсенә үзгәрешләр керткән.

"Бүгеннән Сарыту өлкәсе нәзарәте документаль рәвештә дә Русия мөселманнары Диния нәзарәте составында", диелә хәбәрдә.

Сарытау өлкәсендә хәзер 57 мәчет, шәех Сәид мәдрәсәсе, хафизлар әзерләү үзәге, Нур-ТВ видеопроекты эшли.

Соңгы елларда Русия Диния нәзарәте төбәкләрдәге мөфтиятләрне юридик яктан үзәкләштерү белән шөгыльләнде. 2020 елда Иваново мөфтияте рәисе Фәрит Ляпин Русия Диния нәзарәте карамагыннан чыгуы турында белдергән иде. Ул моны Равил Гайнетдин җитәкләгән оешманың Иваново мөселманнары милкен тартып алырга һәм үз урынына башка кешене куярга теләүләре белән аңлатты. Соңрак Равил Гайнетдин җитәкләгән Диния нәзарәте Иваново мөфтиятенең яңа нигезнамәсен танымавын белдерде һәм Татарстан Диния нәзарәтен эчке мәсьәләләргә тыкшынмаска чакырды.

  • Мөкаддәс Аббас улы Бибарсов — 1992-2024 елларда Сарытау өлкәсе мөфтие. 1981 елда Бохарадагы "Мир-Араб" мәдрәсәсенә укырга керә. 1987 елда укуын тәмамлап Сарытау шәһәре мәчетенең имам-хатыйбы итеп билгеләнә. Русия мөфтиләр шурасы рәистәше булып торды.
  • Үзгәртеп кору чорыннан башлап милли хәрәкәт эшендә дә актив катнаша. 2019 елда Казанда узган Русия татар дин әһелләре җыенында Бибарсов кайнар нотык тотты һәм Татар конгрессы кабул иткән татарның үсеш стратегиясен тәнкыйтьләп чыкты.
  • Ул концепциядә исламга тиешле урын бирелмәү татар халкын юкка чыгу алдына куя диде. "Кызганыч, без тел мәсьәләсендә авызыбызны ачып калдык. Ә дин мәсьәләсендә алай булмаячак", дип сөйләгән иде ул.
  • 2015 елда Мөкаддәс Бибарсов Мордовия мәктәпләрендә яулык бәйләп йөрергә рөхсәт итмәүне хөкем итте.
  • 2021 елда "Сәхих әл-Бохари" һәм тагын берничә мөселман китабын тыю карарына каршы чыккан сирәк дин әһелләренең берсе булды.
  • 2023 елда Бибарсов Дзержински мәчетенә ОМОНның бәреп керүен хөкем итте.
  • Украина сугышы башланганнан соң Мөкаддәс Бибарсов Русия басып алган Мариупольга сәфәр кылды.
  • Рәсим Мөхтәр улы Хуҗаәхмәтов моңа кадәр Сарытау өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары һәм мәдрәсә мөдире булып эшләгән. Ул Мисырдагы мәшһүр "әл-Әзһәр" халыкара ислам университетын тәмамлаган. 2011 елда Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясенең дәүләт һәм муниципаль идарә факультетында белем алган. 2022 елдан — Болгар ислам академиясе магистранты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG