Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сырлы таяклыларны юл буена куалар


Русия юл хәрәкәте иминлеге хезмәтенең элекке башлыгы, Федерация Шурасы әгъзасы Владимир Федоров, юллардагы тикшерү постларын бетереп, биредә эшләгән хезмәткәрләрне юлдагы тәртипне саклауга юнәлдерергә кирәк ди.

Әлегә Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләренең яртысы юлда тәртип саклау постларында эшли. Федоров сүзләренчә, бу постлар тәртип саклау түгел, ә күбрәк ришвәт алу урыны булып тора. Шуңа күрә аларны бетерү хәерле, ди ул. Сенатор мисал итеп, Украина, Беларус һәм үзәк Европа илләрен искә ала.

Мәскәү артында ЮХИДИ постлары инде алына башлаган. Биредәге ЮХИДИ башлыгы Сергей Сергеев сүзләренчә, постларның күбесе 1980 елларда, Олимпиада узган вакытта салынган. Әмма хәзер юлларда тәртипләр башка, һәм алар тәртип саклауда әллә ни файдалы түгел, ди Сергеев. Шуңа ул күчмә постларны булдырырга тәкъдим итә.

Татарстанның ЮХИДИ хезмәте әлегә бу турыда рәсми җавап бирми. Исемен белдерергә теләмәгән ЮХИДИ хезмәткәре сүзләренчә, республика юллардагы тәртипне тикшерү постлары яхшы эшли һәм аларны бетерергә җыенмыйлар. М7 федераль юлыннан Питрәч районы аша Казанга кергән җирдә урнашкан пост кына бетереләчәк, анысы да Федоров сүзләренә түгел, ә биредә юлны үзгәртеп төзүгә бәйле, ди ул.

Владимир Федоров ЮХИДИ тармагына кагылган тәкъдимнәрендә Русия юлларында үлүчеләрнең санына игътибар итә. Аның сүзләренчә, бигрәк тә беренче чиратта пассажирлар иминлеген кайгыртырга кирәк. Бу уңайдан ул яңа федарь канун кабул итерәгә тәкъдим итә.

Әлеге мәсьәлә Татарстан җитәкчелеген дә борчый. Соңгы айларда Казанда маршрут автобуслары катнашында юл казалары да ешайды. Республика ЮХИДИ хезмәте мәгълүматларына караганда, 2009 елның беренче 6 аенда барлыгы 2367 юл һәлакәте булган, аларда 260 кеше үлгән, 3000-гә якыны җәрәхәтләнгән.
Юлда тәртип бозуга килгәндә, соңгы 6 айда 1 миллион 180 мең очрак теркәлгән. Узган ел шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда бу 23%ка күбрәк.

Федоров сүзләренчә, Русия ЮХИДИ хезмәтендә хокук бозучыны тиз генә тоту өчен кулланылган “Перехват” планы да шактый искергән. Зур шәһәрләрдә һәрбер урамны томалап бетереп булмый, шуңа күрә бу эш әллә ни файдалы түгел, ди ул.

Юлдагы постларны алу турындагы хәбәр таралгач, күп кенә интернет сәхифәләрендә бу уңайдан төрле фикерләр күренә башлады.

Фикер әйтүчеләрнең күпчелеге кертеләсе яңалыкның халыкка файдалы булмаячагын искәртә. Алар сүзләренчә, постларны бетереп, ЮХИДИ хезмәткәрләрен юлга чыгару, юлда тәртип урнаштыру өчен түгел, ә йөртүчеләрдән акча суыру максатыннан гына эшләнә.


XS
SM
MD
LG